Яшел Үзән

Гаилә бергә булганда – күңел дә урынында

Кырык елга якын иңне иңгә куеп гомер итеп, бүген дә бер-беренә хөрмәтле һәм җылы мөнәсәбәтне саклап яшәүчеләр белән аралашканнан соң, үзенә күрә бер якты энергетика белән тукланасың. Мамадыш-Әкилдә яшәүче Мөхәммитшиннардан нәкъ менә шундый ихласлылык нуры бөркелә иде. Үзләреннән дә, бизәкләргә һәм гөлләргә күмелеп утыручы йортларыннан да.

Алар нигезендә матурлыкны яратучы, кунакчыл, аш-сулы, уңган һәм киң күңелле кешеләр яшәгәнлеге урам башыннан ук күренеп тора. Сарай кыегына беркетелеп куйган сыерчык оялары гына да күп фатирлы йортны хәтерләтә. Үз куллары белән ясалган һәм күңелле төсләргә буялган балалар мәйданчыгында авылның бөтен бала-чагасы рәхәтләнеп уйный ала, чөнки ул капка төбендә, ә хәзерге заман чире белән авыручыларныкы кебек биек койма артына яшерелмәгән.

Аннары, Рәмзия апаның Фәргать абыйны гел мактап торуы һәм гаилә башлыгының сабыр гына елмаеп аны тыңлавы сокландырды:
– Шөкер, 1980 елның гыйнварыннан бирле килешеп яшибез. Өйләнешеп дүрт ел узгач, башка чыктык. Фәргатьне миннән дә уздырып әни яраткандыр, мөгаен, алыштыргысыз кияү булды. Эчми, тартмый, тавышланып йөрмәде, тормыш иткәндә бер кыенлык китермәде. Кулыннан килмәгән эше юк. Шофер булып эшләде, буш вакытларында шабашкага да йөрде – тормышыбызны алга алып бару өчен бөтен тырышлыгын куйды. Шунда циркулярда уң кулын кистерде. Нишләсен инде, «охрана»га урнашты. Аллаһка шөкер, шушы көнебездән Ходай аермасын.
Ир хакын беренче куеп, аны мактаган Рәмзия апа үзе дә бик булдыклы, кырмыска кебек, бер дә тик тормаган. Хуҗалыклардан сөт җыйган. Авылда ул вакытларда көтүгә сыерын озатмаган капкалар юк дәрәҗәсендә. Сөт бик күп, 33әр бидон була иде, дип искә ала ул. Ә аларның һәрберсен машина кузовына күтәреп төяргә кирәк. Тезләрем белән терәтеп булыша идем, шуңа аякларым авыртадыр хәзер, ди Рәмзия апа. Шуның өстенә гектар-гектар суган-чөгендере дә бар бит әле. Штукатурлык осталыгы булгач, шабашкага да йөргән. Аерым кешеләргә дә, райондагы зур объектларда да эшләгәннәр. Тормыш алып барам, дип яшәгән инде, ди үзе. Энекәш, сеңелкәш, дус кызының балалары – бер өй бала җәе буе аларда торган. Икенче әни бит син безнең, дип хәзер рәхмәт әйтеп туймыйлар. Камыр ризыкларына да бик оста икән әле әңгәмәдәшебез.
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: