Яшел Үзән

Гаилә архивы өчен акчалата приз

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» («Передай семейный архив») конкурсын игълан итте. Татарстан Республикасының барлыкка килү, үсеше тарихын чагылдыра торган гаилә архивлары кабул ителә (гаилә архивларының төп нөсхәләре Дәүләт архивы ГБУ карамагына эләгә).

Конкурс ике этапта үткәрелә: 1 марттан 19 апрельгә кадәр - муниципаль этап, 1 июньнән 30 июньгә кадәр - республика этабы.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:
1 урын - 50 000 сум
2 урын - 30 000 сум
3 урын - 20 000 сум

Конкурсның муниципаль этабында катнашуга заявкалар ЯҮМР башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан электрон рәвештә һәм/яки түбәндәге адрес буенча 12 апрельгә кадәр кабул ителә: Яшел Үзән шәһәре, Паратская урамы - 15, тел. 4-98-60, 4-96-91.
Бүлек җитәкчесе Багабиева Жанна Евгеньевна, эл.почта: Zhanna.Bagabieva@tatar.ru

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты сайтында "Грантлар, архив конкурслары" бүлегендә танышырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: