Яшел Үзән

Футбол манежы әзер, "Комсомолец" чиратта

Бүген Яшел Үзәндә Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин булды.

Шәһәр мэры Михаил Афанасьев кунаклар белән бергә Мирныйда төзелгән футбол манежын карады. Биредә эшләр финишка таба бара дисәң дә була. Исегезгә төшерәбез, ябык манеж яшь Яшел Үзән спортчыларына ел буе футбол белән шөгыльләнергә, шулай ук ярышларны район гына түгел, республика масштабында да уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Киләсе пункт төзекләндерүгә мохтаҗ булган Колотов исемендәге стадион булды. Бу мәсьәлә хәзер карала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: