Яшел Үзән

Фәрит Акмалов: «Сөт бетү ул – әниләр капризы гына»

Балам гел авырый, нишләргә дә белгән юк, дип зарланган әти-әниләрне еш очратырга мөмкин.

Сабыйларыбыз­ның сәламәтлеген ничек сакларга, мөстәкыйль, акыллы балалар ничек тәрбияләп үстерергә? Бу һәм башка сорауларга без бүген 40 елдан артык педиатр булып эшләүче, Зур Ключи амбулаториясе участок табибы, 718 баланың саулыгы өчен җаваплы кеше Фәрит Акмалов белән җавап табарга тырыштык.
- Озак еллар бәләкәчләр белән аралашкан кеше буларак әйтегез әле, элеккеге елларда үскән балалар белән бүгенге замана сабыйлары аерыламы?
- Аерма зур дип әйтер идем. Күп­ләрдә аллергик, ашказаны-эчәк, азканлылык кебек авырулар бар. Яшәү шартлары күпкә әйбәтрәк булса да, бүгенге буын физик яктан көчсез. Үзләрен тотышлары да, холкы һәм тәртибе дә аксый. Әти-әниләрнең артык иркәләве балага игътибар җитмәгәнгә караганда да зыянлырак дип уйлыйм.
- Күп нәрсә туклануга да бәйле бит инде, хәзерге буын ниләр генә ашап үсми.
- Дөрес, чупа-чупс, шоколад, чипсы, сокларның балага зыяныннан гайре бернинди файдасы юк. Һәр бала тәмле ризык ашарга ярата, без дә баш тартмый идек. Әни хезмәт хакы алгач 1 кг прәннек, ә әти шәһәрдән җимеш, чикләвек алып кайта иде. Һәрнәрсәне чамасын белеп ашарга гына кирәк. Вакытында боткасы да, ите дә булсын.
- Ит дигәннән, балаларга күбрәк ниндиен бирергә киңәш итәр идегез?
- Сыер итенә өстенлек бирәм, аз канлылык булганда тана ите дә әйбәт. Тавыкка килгәндә кибетнекен бөтенләй алырга тырышмагыз дияр идем. Үз хуҗалыгыңда үстерелгәне ярый әле.
- Соңгы елларда авырмас өчен балаларга вируска каршы торучы дарулар эчертү модага кереп китте. Аларның файдасы бармы һәм күпме эчәргә ярый?
- Вируска каршы торучы дару төймәләренең, дөрес эшләнгән булса, файдасы бар. Тик аны да озак эчәргә ярамый. Гриппка каршы прививка ясау вируска каршы тору сәләтен күтәрә. Көз, кыш айларында витаминнар эчү дә әйбәт, комплекслы булсын ул һәм үзебездә җитештерелгәнне алырга кирәк. ОРЗ чәчәк аткан вакытта, витаминнар үзләре генә иммун системасын күтәрми, ә иммунитетны көйләргә ярдәм итә. Кибет киштәләрендәге җиләк-җимештә витаминнар микъдары бик аз.
- Урамда җәй, күпләр сабыйлары белән диңгез ярына ял итәргә барырга җыена. Һәм диңгез һавасы балама килеште, ел буе авырмый дигән сүзне дә ишетергә туры килә. Бу фикер белән килешәсезме?
- Мин, гомумән, кечкенә балаларны, 6-7 яшькә кадәр, диңгезгә алып бару яклы түгел. Безнең урман һәм елга буенда да рәхәтләнеп ял итәргә була һәм файдасы күбрәк тә. Әлбәттә, диңгез һавасы тын юллары белән еш авырый торган балаларга ярдәм итәргә мөмкин. Аллергия белән интегүче сабыйларны алып бару бөтенләй килешми, аларга анда авыррак та булырга мөмкин.
- Яшь әниләрдә шундый сорау туа: 1 яшькә кадәр күкрәк сөтен имезгән очракта рационга башка төрле ризыклар кертү кирәкме. Әллә ана сөтеннән дә файдалы ризык юкмы?
- Әлбәттә, күкрәк сөте җитәрлек булса да, 4 айдан - ботка, 6 айдан - ит, эремчек, 7-8 айдан аш шулпасы бирергә кирәк. Сөтем бетте дип аклану, бүгенге әниләрнең капризы гына дип саныйм. Имезү күкрәктәге яман шештән дә саклавын онытмасак иде. Һәм күкрәк сөте ашап үскән бала, әнисенә якынрак та була. Гомумән, баланың сәламәтлеге, киләчәктә кем булуы бары әти-әнидән тора. Гаиләдәге атмосфера сабыйның тәрбияле булып үсүенә зур йогынты ясый. Балам бу ризыкны ашамый, дип зарланырга да яратабыз. Бер яшькә кадәр үк суган, укроп бирә башлыйсыз икән, ул аны гомере буе ашаячак. Кечкенәдән өйрәтергә генә кирәк.
- Фәрит Әхмәтович, үтемле һәм файдалы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Газета укучыларбыз борчыган сорауларына җавап тапкандыр дип ышанып калыйк. Балаларыбыз исән-сау булып үссен.
Әңгәмәдәш - Алия Гаязова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: