Яшел Үзән

Фирдүс Зәйнуллин – дөнья чемпионы

Яшел Үзән баһадиры, безнең район сабантуйларының абсолют батыры, көрәш буенча республика ярышлары җиңүчесе, спорт остасы, якташыбыз Фирдүс Зәйнуллин дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Шуның белән ул үзен бөтен дөньяга танытты. Гәрчә бу бәйгедә Марат Мөхәммәтҗанов, Илфат Гыймадиев, Ильяс Газизуллин кебек көчле Татарстан егетләре катнашса да.

Саба районының Миңгәр авылы сабан туе быел өченче тапкыр дөньякүләм көрәшчеләрне үзенә җыйды. Катнашучылар санының исәбе-хисабы булмаган милли бәйрәмнең бер мәйданы, елдагыча, көрәшчеләр өчен генә әзерләнә. 
Көрәш буенча Дөнья чемпионатының моңа кадәр дә узганы булган инде анысы. Әмма быелгысы  иң яхшысы  исеменә дәгъва кылырга лаек. Бу чемпионат оештыру дәрәҗәсе һәм яңалыклары белән алдырган: Дөнья чемпионаты белән беррәттән быел беренче тапкыр 2011-2002 елгы көрәшчеләр арасында Дөнья беренчелеген дә уздырганнар; Россия көрәш ярышларында каралган һәр авырлык үлчәве дә кертелгән; чемпионат җиңүчеләре  Халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булган; финалга кадәр ярышлар спорт залында – Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә, аннан соң гына  мәйданда узган...Соңгысы көрәшчеләрне кызу кояш астында тир түгүдән коткарып калса, Сабантуй кунаклары өчен мавыктыргыч алышлар да бүләк иткән. Әмма алар арасында иң зуры – абсолют авырлык. Ягъни дөньяның иң көчле көрәшчеләре бил алышсын өчен абсолют авырлык булдырганнар, хәтта катнашучылар саны бер илдән дә чикләнмәгән. Шулай итеп,  бәйгегә 42 илдән 230 көрәшче килгән.  
Чемпионатның яңалыгы – абсолют авырлыкта җиңүче булган Фирдүс Зәйнуллин өчен дә бу келәмдәге иң зур уңышы. 
«Моннан да зуррак җиңү була алмый. Шуңа ирешү өчен Казан сабан туеннан да баш тарттым», – диде  чемпион төп көндәшен, әзербайҗан спортчысын – сыртына, тәкәсен иңнәренә салганнан соң.
«Кече яшьтән үк минем кул астында шөгыльләнде бит ул. Җиңүгә ничек килгәнен беләм», – дип тулыландыра батырны остазы Фәрит Шәйхетдинов.
Җыелманың баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов аңлатуынча, состав Россия чемпионаты нәтиҗәләреннән чыгып тупланган. Тәҗрибәле остаз сүзләре буенча, Дөнья чемпионатын оту Россия көрәшчеләренә дә җиңел бирелми. 
Белгәнебезчә, Фәрит Шәйхетдинов та безнең якташ бит әле. Өстәвенә, Фирдүснең тренеры да булган, осталыкка да аны ул өйрәтә һәм спортка юнәлеш бирүен дәвам итә. Фирдүс спорт белән 7 яшьтән үк шөгыльләнә башлый. Ул Яшел Үзән шәһәре сабан туеның 8 тапкыр(!) абсолют батыры. Аңа әлегә районда тиңнәр юк. Дөнья күләмендә дә юк булып чыкты. 
Россия командасының күпчелеген Татарстан егетләре тәшкил итеп, алар Казахстан, Таҗикстан, Молдова, Әзербайҗан, Гвинея һәм башка илләрдән килгән батырлар белән көч сынаша алган. Нәтиҗәдә 19 мөмкинлекнең 16сында чемпион булып таныла алганнар. 
Бу зур  җиңү Фирдүс Зәйнуллинга булган күпсанлы  титулларына иң кадерлесен – Халыкара класслы спорт остасы исемен өстәде. Онытылмас Миңгәр сабантуе яшел үзәнле өчен иң-иң истәлеклесе һәм иң кадерлесе. Фирдүс батырлыгы татарларның көчле, көрәшче, батыр халык булуын исбатлавын дәвам итә. Котлыйбыз!    
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: