Яшел Үзән

Әфган-йөрәк ярам!

Ун ел дәвам иткән әфган сугышы тәмамлануга быел егерме сигез ел булды. Ел саен шушы көнне исән-имин ,үзләренең интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбызны чакырып, яшь буыннарга да үрнәк итеп күрсәтү, аларга ошап батыр, туган илне яратучы кешеләр итеп тәрбияләү максатыннан да очрашулар уздырыла.

Быел ул авыл китапханәсендә узды. Безнең авыл өчен Әфган - дигән шомлы сүз,авылдашыбыз унсигез яшьлек Марат Фәйзуллинны цинк табутта алып кайту белән кереп калды. Ул 1985 нче елның декабрь ае, авыл халкы өчен дә зур кайгы булды. Мәскәү шәһәренә укырга киткән җирдән, армия сафларына алына Марат, дүрт ай укып, хәрби өйрәнүләр үтүгә, аларны Әфганстанга җибәрәләр. Әнисе Диләрә апаны борчырга теләмичә, үзенең кайда икәнлеген белгертми. Дошманнар белән көчле сугышлар вакытында яраланган иптәшләренә ярдәм итә, аларны куркынычсызрак урыннарга урнаштыручы санинструктор булып хезмәт итә. Ут эченнән иптәшләрен алып чыкканда үзе дә һәлак була. Диләрә апа , утыз ике ел вакыт узса да, улының үлеменә ышанмый. Чөнки, табутны алып кайткан хәрби,аны ачарга кушмый, шуңа да үзе күзе белән күрмәгәч, әни кеше гел улы кайтыр диеп яши. Төшләрендә дә улын гел исән итеп күрә. Сабыр,ярдәмчел Диләрә апаны күршеләре генә түгел, авылдашлар да бик хөрмәт итә. Бүгенге очрашуга да килеп :"Берегезгә дә аллаһ тәгалә ачы бала хәсрәтләре бирмәсен. Улым үлсә дә, аны онытмыйча искә алуларыгыз өчен, аеруча укытучы Роза Илдус кызына олы рәхмәтемне җиткерәм. Мәктәптә дә улымны зурлап, мемориаль такта ачтылар", диде. Дөрестән дә, Роза Ягудина җитәкчелегендәге "Эзләү" клубы членнары бик зур эш алып баралар. Сугышчыларның һәрберсе турында презентацияләр төзеп, гаилә архивындагы фотолар, хатлар белән баетканнар. Майор Рафаэль Тәлгат улы Тагировны да батыр офицер, Әфган җирендә генә дә ике елга якын хәрби бурычын үтәп, дошманнарга ут яудырган вертолетчы-очучы буларак беләбез. Аның да әнисе, гаиләсе йокысыз төннәр кичереп, исән-имин кайтуын көтә.Унҗиде яшеннән хәрби очучылыкны сайлаган Рафаэлга кайларда гына булырга туры килми, саный китсәң бармаклар җитми. Фотолардан карап та аңлап була. Очрашуда ул горурланып,"минем эшемне хәзер улым дәвам итә. Нәсим дә хәрби кеше, подполковник, хезмәтендә зур уңышларга иреште, Мәскәүдә хәрби академиядә дә укый, хәрби уңышлары өчен " Батырлык "орденына лаек булды", -диде. Әфганчы сугышчылар Ирек Садыйков белән Навил Латыйповлар да сүзгә саран булсалар да,батыр егетләр. Ирек хәрби техникаларны ягулык белән тәэмин итә торган машинада йөри. Таулардан качып һөҗүм иткән дошманнар яуыннан берничә мәртәбә яралана. Соңгысында исә, аягы каты яраланса да, ягулыкны тиешле урынга, Кандагарга илтеп җиткерә дә, госпитальгә ятарга мәҗбүр була. Күпме генә дәваласалар да аяк төзәлми, аны Яшел Үзән хастаханәсенә кайтаралар. Туган якның һавасы да шифалы шул, аягы төзәлгәч яңадан үз частена кайта. Әти-әнисе өчен икенче тапкыр улларын үлемгә озаткан кебек була ул.Исән-имин кайткач та тырыш егет машина йөртүче булып урнаша. "Төшләреңә әфган кермиме,соң?, дигәнгә, юк, хәзер онытыла инде, аяк кына үзен сиздерә,ди. Навил Латыйпов разведчик булып хезмәт итә.Үзе турында кызы Элизаның сөйләгәннәрен күзләренә яшьләр килеп тыңлады ул. Нечкә күңелле булгангамы, сугыш вакытында да әфган тау итәгендә үскән кыргый мәк чәчәкләренең матурлыгын күрә белгән ул. Әтисе Гумәр Шәрәфетдинов очрашуга килмәсә дә, аның турында горурланып улы чыгыш ясады.. Батыр сугышчылар күп сөйләшми, алар өчен күкрәкләрендәге орден-медальләре генә сөйли . Очрашуда авыл җирлеге сәркатибе Л. Тюканова, китапханә,мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары чыгыш ясады.

Розалия Ибрагимова.

Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: