Яшел Үзән

Фермерлар җитештергән продукция һәркем өстәлендә булсын

Тукай районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган киңәшмә узды. Биредә республиканың 14 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Миңнехуҗина, Миңнеханов, Ханованың орлык заводында, фермер хуҗалыкларында, шулай ук җилләткеч градиралар белән тәэмин итүче «Тим» предприятиесендә булдылар. 

Республика парламенты башлыгы Фәрит Миңнеханов сүзләренчә, районнарда хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бәйле сәнәгать мәйданчыклары актив рәвештә үсә. Ел саен республикада хуҗалык итүнең кече формаларына (шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, КФХларга, шәхси хуҗалыкларга) ярдәм итү өчен 2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелә, шул исәптән 1,4 млрд.сум - грант ярдәме һәм 566 млн. сум - шәхси ярдәмче хуҗалыклары өчен төрле субсидияләр. Узган елда күрсәтелгән ярдәм ярты миллиард сумнан артып киткән. Нәтиҗәдә, терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча кереме 30% ка диярлек арткан. 5 ел эчендә 1800дән артык мини-ферма төзелгән, быел аларның саны - 257 булган. 

Фермер хуҗалыклары тулаем продукция күләмен ел саен 15-20% ка арттыра. «Әгәр ике дистә ел элек терлекчелек белән һәр 15 нче фермер гына шөгыльләнгән булса, хәзер аларның яртысыннан артыгы шул кәсепкә алынган,-дип ассызыклады ТР Премьер - министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, – грант программалары ярдәмендә, фермерларда асралучы терлекләрнең барлык төрләре баш саны ике тапкырга артты (дуңгызчылыктан тыш), кош - кортлар - өч тапкыр диярлек, терлекчелек продукциясен сатудан акчалата керем өч тапкырга артты, быел 30 процентка якын үсеш белән барабыз». 

Быел узган конкурслар нәтиҗәсендә акчалата грантларны 135 КФХ алды. Игълан ителгән проектлар нигезендә, сыерларның баш санын 2,4 меңгә, мөгезле эре терлек, кош – корт санын 1,5 млн. баштан арттыру планлаштырыла. Өстәмә рәвештә 340 эш урыны булдырылачак. Марат Әхмәтов ассызыклаганча, бүген халык продукциясен сатуны оештыру, кооперативларны үстерү буенча эшне шактый көчәйтергә кирәк. Бу юнәлештә беренче адымнар ясалган. Федераль программа буенча 88 млн.сумлык 4 кооператив грантлар алды, конкурсның икенче этабы бара. Икенче ел инде яшь кооперативларга ярдәм итү буенча республика программасы эшли, быел 75 млн. сумлык 16 кооператив грант отты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: