Яшел Үзән

Фаҗига чыгаручыларга җәза катгый

Законнарга үзгәрешләрне кертеп кенә торалар. Агымдагы елның апрелендә юлларда кеше үлеменә китергән, яисә кеше сәламәтлегенә зыян китергән  ДТП чыгарып, шул урыннан качып китеп баручыларга карата  федераль закон белән җаваплылык катгыйланган.


– Элек  РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе белән исерек килеш ДТП чыгаручыларга карата  җәза каты иде, – дип аңлата моның буенча  Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев. – Хәзер, кешеләр зыян күргән юл-транспорт фаҗигасе чыгарып, урыннан качып китүчеләргә җәза  исерек килеш авария чыгаручыларга тиң. Мондый очракларда гаепләнүче 9 елга кадәр  ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әгәр дә ДТП нәтиҗәсендә кешеләргә җиңелчә зыян китерелсә һәм машина йөртүче  ул урынны ташлап китсә  – 15 тәүлеккә кадәр административ җәза каралган. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: