Яшел Үзән

Этнографик диктант: сораулар уйландыра

Узган җомгада Россиянең бөтен төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә Зур этнографик диктант яздылар. Бу акциядә катнашып, үзен сынап карарга теләүчеләр шәһәребезнең 3нче гимназиясенә килде.

Ә аларны ишек төбеннән үк берничә милләтнең милли киемнәрен кигән кызлар төрле телләрдә исәнләшеп каршы алды. 100гә якын катнашучы, өч сыйныфка бүленеп, тарих, мәдәният, дин темасына чумды. Халыкара агарту акциясенең максаты – Россиядә яшәүчеләрнең, чит илдә гомер итүче ватандашларыбызның үз тамырларын, ата-бабаларыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнергә теләк уяту. Чөнки мондый белем ул төрле милләт халыкларына булган хөрмәтне дә күрсәтә.
– Каникул булуга карамастан, шәһәр, мәктәп укучылары теләп килде. Әти- әниләре белән катнашучылар да бар. 20 сорау Россия буенча бирелсә, унысы Татар­с­танга кагыла. Бездә бу чара инде икенче ел уздырыла. Һәр катнашучыга сертификат, җиңүчеләргә дипломнар бирелә, – дип сөйли 3нче гимназиянең география укытучысы Елена Кашинцева.
Сораулар уйландыра. Тест формасындагы диктантны язып чыкканнарның күбесе шушы фикерне җиткерде. Катнашучыларга илебезнең бөтен этнографик картинасын яктырта торган кызыклы, күпкырлы сораулар бирелде. Араларында, әлбәттә, җиңелләре дә бар. Мәсәлән, Советлар Союзы герое, Оренбург губернасында туган язучыны атагыз дигәндә, дүрт вариант: Габдулла Тукай, Гадел Кутуй, Айдар Хәлим, Муса Җәлил вариантлары китерелгән. Катнашучылар дөрес җавап тапкан дип ышанасы килә.


– Барлык сорауларга да җавап бирдем. Чөнки укыган мәктәбем төпле белем бирә. Акция турында исә сыйныфташларымнан ишетеп белдем. Һәм үз белемемне сынап караганыма һич үкенмим, – ди 3нче гимназиянең X сыйныф укучысы Зөһрә Һадиева.
– Сораулар авыр да, шул ук вакытта җиңел дә. Кайберләре онытылган гына. Үзем белән тест биремнәрен алдым әле. Уйландырган сорауларга кайткач җавап эзләрмен дип торам. Бер карашка юк кына тема кебек, ә икеләнеп куясың. Минем өчен дини, тарихи сораулар җиңел булды. Узган ел да Зур этнографик диктантта катнаш­тым, быел да үземне сынап карыйсым килде. Һәм алдагысыннан аермалы буларак, тест формасында язу күпкә җиңел. Берничә вариантны күргәч тә, дөрес җавап  искә төшә, – дип фикерләре белән уртак­лашты диктант язып чыккан Гөлфинә Канакова.
Акциягә нәтиҗә 12 декабрь – Россия Федерациясе конституциясе көнендә ясалачак.

Автор фотолары

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 19 ноября 2017 в 20:34
    Ишегаллары һәр йортның йөзе ул «Ишегалды стандарты». Бу район Башкарма комитетының 2016-2026 елларда күпфатирлы йорт яны территорияләрен төзекләндерү максатыннан расланган муниципаль программасы. Әлбәттә инде төп юнәлеш – биредә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру.
    42
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 17:57
    Бүген авылыбызның киләчәген сайлый торган көн - районда референдумнар бара Олы Ачасырда 2018 елда үзсалым акчасын 300 сум итеп билгеләгәннәр.
    48
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 16:34
    Кибет белән сатучыларның да үз җае бар – Мин кибеткә браклы аяк киеме буенча дәгъва яздым. Нинди вакыт аралыгында алар миңа җавап бирергә тиеш? Минем нинди хокукым бар? Сатучы әйтә, акчаны кире бирмибез, ә аяк киемен йә ремонтлыйбыз, йә алмаштырабыз, ди. Бу дөресме?
    13
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 14:28
    Авыл халкы сайлауларда актив катнаша Быелгы лидер 3 авылны берләштергән (Акъегет, Бакырчы, Сүнчәләй) Акъегет җирлегендә хәзерге минутта 55% тавыш җыелды.
    131
    0
    1
  • 19 ноября 2017 в 13:26
    Васильево бистәсендә 11 тавыш бирү пунктлары эшли Халык гомумән алганда өйлә намазыннан соң күбрәк килә башлады.
    29
    0
    1
  • 19 ноября 2017 в 11:57
    Көндәшем көн күрсәтми Мин биш ел элек үземнән 18 яшькә өлкән кешегә кияүгә чыктым. Гаиләбездә барысы да әйбәт, бер-беребезне яратабыз, ике яшьлек уртак улыбыз бар...
    41
    0
    0
  • 19 ноября 2017 в 10:40
    Авыл халкы төзекләндерүгә ничә сум тоткан? Узган өч елда авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзсалым акчасына нинди эшләр башкарылуын күзәтүне дәвам итик (Акъегет, Олы Ачасыр, Күгеш авыллары буенча хисаплар газетабызның алдагы саннарында басылды).
    39
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 20:58
    Бакырчыларча күңел бәйрәме Менә сиңа шәһәр кызы! Шул яшькә җитеп, каз өмәсенең ничек узуын күрми яшә әле. Бер карасаң оят та, икенче яктан аңлашыла да. Ярар, үз-үземне акламыйм, гаебемне төзәттем, барысын да үз күзләрем белән күреп кайттым.
    74
    0
    1
  • 18 ноября 2017 в 18:30
    Менә шундый кеше Кайбыч төбәгендә туып үскән Вячеслав Даниловның икенче – «Хуҗа Хәсән — минем гомер бишегем» китабы дөнья күрде. Беренчесе «Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе» дип атала иде. Авыл тарихы турында китаплар күп инде ул диярсез. Килешәм. Әмма Вячеслав Власовичныкы төрле чорда булып узган тарихи вакыйгаларны үз эченә ала, авылныкын гына түгел, шушы төбәкнең тарихын тулаем яктырта. Аларны төрле уку йортларында укучылар һәм студентлар тарих дәреслекләренә өстәмә итеп тә куллана ала. Вячеслав Власович – редакциядә дә еш кунак. «Ватаным Татарстан»ны да үз итә. Олпат, белемле шәхес буларак, киңәшләрен дә бирә, үзе дә каләмен кулыннан төшерми.
    30
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 16:49
    МӘХӘББӘТТӘН НӘФРӘТКӘ... Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Хат аша шатлыгымны сезнең белән уртаклашырга булдым әле. Бәлки кемгәдер гыйбрәт булыр.
    73
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 15:27
    Күгәйләр үзсалым акчасына нинди эшләр башкарган? 2017 елда үзсалым суммасы – 200 сум 2014-2017 елларда җыелган акча күләме – 1 113 400 сум.
    95
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 14:02
    Тарихы бер гасырлык Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Быел ул берничә истәлекле дата белән тәңгәл килде: Совет милициясенә – 100, ә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оешуга 85 ел.
    39
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 12:44
    Батарея салкын булганга күрше гаепле? – Кухнямда батареялар салкын. Идарә компаниясендә, 8 каттагы фатир торбасында бөке хасил булган, диделәр. Ә яшәүчеләре аны чыгармыйлар. Ниш­ләргә? Кая барып кемгә зарланырга?
    37
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 17 ноября 2017 в 12:05
    Яшел Үзәндә җитәкче билгеләнде Агымдагы елның 14 ноябрендә Яшел Үзәндә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Яшел Үзән шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп Алексей Вячеславович Парамонов билгеләнде.
    255
    0
    1
  • 17 ноября 2017 в 08:31
    Юл кырыена төшеп капланган Көз көне юлларда бик сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә.
    184
    0
    0
  • 17 ноября 2017 в 11:07
    Бергәләп күңелле ял итик! Алсу һәм Азат Фазлыевлар яшәртү сеансларына чакыра.
    171
    0
    0
  • 17 ноября 2017 в 10:28
    Мари Элда булган юл һәлакәте корбаннарының саны унбишкә җиткән Бүген Мари Элда траур көне. Авариядә һәлак булучыларның саны унбишкә җиткән. Унтугыз кеше зыян күргән, алар арасында балалар да бар.
    161
    0
    1
  • 19 ноября 2017 в 14:28
    Авыл халкы сайлауларда актив катнаша Быелгы лидер 3 авылны берләштергән (Акъегет, Бакырчы, Сүнчәләй) Акъегет җирлегендә хәзерге минутта 55% тавыш җыелды.
    131
    0
    1
  • 18 ноября 2017 в 15:27
    Күгәйләр үзсалым акчасына нинди эшләр башкарган? 2017 елда үзсалым суммасы – 200 сум 2014-2017 елларда җыелган акча күләме – 1 113 400 сум.
    95
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 08:38
    Бик уңышлы, әмма тыйнак мәктәп Шәһәребезнең 5нче гимназиясендә 2016-2017 уку еллары өчен хисап җыелышында булырга туры килде. Андый чараларга без – ата-аналар, гадәттә, теләмичә генә йөрибез. Әмма бу юлы «ник килеп утырдым инде мин монда» дигән үкенү хисе тумады.
    81
    0
    0
  • 18 ноября 2017 в 20:58
    Бакырчыларча күңел бәйрәме Менә сиңа шәһәр кызы! Шул яшькә җитеп, каз өмәсенең ничек узуын күрми яшә әле. Бер карасаң оят та, икенче яктан аңлашыла да. Ярар, үз-үземне акламыйм, гаебемне төзәттем, барысын да үз күзләрем белән күреп кайттым.
    74
    0
    1