Яшел Үзән

«Этеш-төртеш»тән дәва

Гражданнарны транспортта йөртү сыйфатын күтәрү өчен ни дә булса эшлиләрме? Пассажирларга хезмәт күрсәтү предприятиесе бүген ничек яши?

«Пик сәгате» - гыйбарәсе җәмәгать транспорты белән бер вакытта тугандыр, мөгаен. Ул - яшәү ритмын гына түгел, башында, безнең өчен камиллекнең үзе булган иске генә ЗИС автобуслары торган тулы бер эпоханы билгели кебек. Рельсларга һәм электр чыбыкларына бәйле булмаган шул «тимер атлар» дөбер-шатыр, ватыла-җимерелә якты киләчәккә, хыялдагы шәһәрләргә һәм мегаполисларга ашкынды.

Тик вакыт - комфорт, тизлек, ышаныч һәм югары сыйфат ягына үзгәрергә мәҗбүр итә. Без инде, халык яратып өлгергән, метан ягулыгы белән йөрүче автобуслар турында берничә тапкыр язган идек. Ә предприятиенең үзендә, гади кеше күзенә күренмәгән нинди үзгәрешләр бар соң? «Экспресс» ААҖ директоры Рамил Садыйков, безгә пәрдәнең бер читен аз гына ачып, бүгенге көндә шул пәрдә артында барган яңалыклар турында сөйләде. Һәм сүзне без менә нәкъ шул, шәһәр халкына бик таныш булган «пик сәгате»ннән башладык.
- Бу комплекслы проблема. Сез бик дөрес билгеләп үткәнчә, ул барлык шәһәрләргә һәм мегаполисларга хас. Шуңа бәйле рәвештә безнең оешмада техник-җитештерү базасын модернизацияләү, ремонтлау зонасын реконструкцияләү тулы көченә бара. Шинлар монтажлау участогына яңа җиһаз сатып алып эксплуатацияли башладык. Ул - алга таба өзлексез, ышанычлы һәм иң мөһиме, шәһәр һәм район маршрутларындагы автобусларда йөрүне хәвефсез итәргә мөмкинлек тудыра, - дип җавап бирде Рамил Әмир улы, минем: «яшел үзәнлеләр өчен пик сәгатен уңайлырак итү өчен ниләр эшләнә?» - дигән соравыма.
- Болардан тыш, - дип дәвам итте ул сүзен, - ремонт цехларында һәм автобусларны куя торган ябык зоналарда җылытылган капкалар тулысы белән модернизацияләнде. Газ ягулыгы моторлы автобусларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булсын өчен, керү капкаларын зурайту ихтыяҗы туды. Бу эш тә башкарылды.
Метан ягулыгына көйләнгән автобусларның түбәсендәге өстәлмәгә күбегезнең игътибар иткәне бардыр. Рамил Садыйков аңлатуынча, анда газ баллоны саклана икән. Моны ишеткәч, шул юк кына нәрсәнең дә нинди чыгымнарга китергәне турында уйлап куйдым. Шекспирның, кеше эшенә тыкшынып, аны ничек тә булса тәнкыйтьләргә, хөкем итәргә ашкынуыбыз турындагы сүзләре искә төште... ярый, бусы лирика. Үзебезнең шәһәр транспортының уңай якларына әйләнеп кайтыйк. Безнең газетабызны укучыларның күбесен һәм, уйлавымча, калган халыкны да автобусларның чисталыгы кызыксындырадыр. Чөнки, кәеф кырылудан алып киемебезне бозуга кадәр барып җиткәнче, чиста транспортта утырып йөрү, әлбәттә, күңеллерәк.
- Шәхсән минем өчен бу бик мөһим мәсьәлә. Нәкъ менә шуңа күрә искергән һәм бүгенге таләпләргә туры килмәүче машина юу урынын төзекләндерү турында карар кабул ителде. Сентябрь урталарында үз илебездә эшләнгән юу җиһазлары сатып алынды һәм октябрь башларында аны куллана башларга планлаштырып торабыз. Ул - сәгатенә 30 транспортны үзе аша уздырырга мөмкинлек тудырачак.
- Ә йөртүчеләрне укытуга килгәндә нинди яңалыклар бар? Билгеле булганча, газга көйләнгән моторлы техникада эшләү үзенчәлекле.
- Әйе, сез хаклы. Бу төр техника белән эшли башлаганчы, РариТЭК компаниясе группасы белән берлектә, инженер-техник персоналны һәм газ моторлы техникада эшләүчеләрне укытулар оештырылды. Предприятие нинди генә чыгымнар күтәрүенә карамастан, пассажирларның иминлеге, хезмәт күрсәтү культурасы һәм әлбәттә, комфортның бездән торганын барыбыз да аңлый.
Сөйләшү ахырында Рамил Садыйков шәһәребездә яшәүчеләр өчен тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде. Бу атнада предприятие тагын, Павлов автобуслар заводында эшләнгән, газ ягулыгы моторлы 4 автобус сатып алган. Кем белә, бәлки якын киләчәктә Яшел Үзән «пик сәгате» дигән гыйбарәне онытучы беренче шәһәр булыр.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: