Яшел Үзән

Эстетик тәрбия кем кулында?

«Эстетик тәрбия үзәге» («Социалистик Татарстан», 14 март, 1972 ел, № 61) дигән бер язмамны укыдым да, бүгенге көндә халыкларга заманча эстетик тәрбия бирүче үзәкне табасым килде. Чыннан да, узган гасырның тарихи агымында мәдәният учаклары эстетик тәрбия үзәге булып саналды. Халык мәдәният йортына концерт-спектакльләр, лекция-докладлар, күңелле кичәләр карау белән бергә, үзләре...

«Эстетик тәрбия үзәге» («Социалистик Татарстан», 14 март, 1972 ел, № 61) дигән бер язмамны укыдым да, бүгенге көндә халыкларга заманча эстетик тәрбия бирүче үзәкне табасым килде.
Чыннан да, узган гасырның тарихи агымында мәдәният учаклары эстетик тәрбия үзәге булып саналды. Халык мәдәният йортына концерт-спектакльләр, лекция-докладлар, күңелле кичәләр карау белән бергә, үзләре дә шушы чараларны оештыручы һәм катнашучысы да булды. Ул чорлардагы кызлар һәм егетләр өчен матур, зәвыклы итеп киенү мөмкинлекләре җитеп бетмәcә дә, без аларны җенси үзенчәлекләренә хас гади генә костюм һәм күлмәкләрдә күреп тәрбияләндек тә инде. Авыл мәдәният йортында тантаналы кичәдән соң үзешчәннәр концерты башлана. Сәхнәдә яшь кенә бер кыз чыгыш ясый.
- Бу Рузалия үзе дә чибәр, зәвык белән киенә дә белә. Кара инде муенына салган җиңелчә ефәк шарфы ничек килешеп тора үзенә, - дип куйды бер ханым күршесенә.
Гади генә сүзләр кебек. Әмма шул ук вакытта мәшһүр рус язучысы А.Чеховның кешенең йөзе дә, киеме дә, уйлары да матур булырга тиешлеге турындагы сүзләре искә төшә.
Кеше матур булырга тиеш. Аның матурлыгына белемле, мәдәниятле, югары эстетик тәрбияле булуы да керә. Ә бу сыйфатлар кешегә үз-үзеннән генә киләме соң? Юк, аларны тәрбияләргә кирәк.
Гаилә, урам, мәктәп, клуб, мәдәният йортлары, китап, кино, телевизор, мәгълүмати чаралар һәм башка бик күп чыганаклар бирә кешегә эстетик тәрбияне. Аларның эшчәнлеге соңгы елларда сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да сизелерлек яхшырды. Кешеләрнең дөньяга карашы, үз-үзен тотышы, рухи халәте дә элекке еллар белән чагыштыргысыз алга китте.
Бүген дә клуб, мәдәният йорты - авыл хезмәт ияләренә эстетик тәрбия бирү үзәге дисәк, ялгыш булмас. Әгәр бүген авыл уртасында мәһабәт мәдәният сарайлары төзелә, алар зәвык белән җиһазландырыла, гомум-мәдәни эшләрнең сыйфаты күтәрелә икән - болар хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләү өлкәсендә зур эш башкара, аларның рухын баета, дөньяга карашын киңәйтә, матурлыкка мәхәббәтен арттыра. Клубта үткәрелгән һәрбер чараның эстетик тәрбия бирү дәрәҗәсе нинди? Хәзер шул турыда тирәнтен уйланырга вакыт җитте.
Константин Станиславский әйткәнчә, театр кием элгеченнән башлана икән, хезмәт ияләренә эстетик тәрбия бирү иң элек заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән культура йорты бинасыннан башлана.
Гомумән, авыл мәдәният йортын гына алсак, ерактан күренеп, авылның көзгесе булып утыра ул. Тышкы күренеше белән үк кешеләрнең күңеленә яктылык өсти, әллә кайдан үзенә чакырып тора. Эченә кергәч, карашың матур итеп эшләнгән күргәзмә эшләнмәләргә, чисталык һәм пөхтәлеккә төшә. Бүлмәләренә үтсәң, төрле музыка кораллары үзләрен кулга алуларын көтеп тора сыман. Сәхнәсе һәм залы зәвык белән җиһазланган. Киеренке эштән кайткан хезмәт кешесенә менә бу күренеш үзе генә дә өстәмә көч бирә һәм ял була. Ә анда үткәрелгән чаралар аның күңелен биләп ала.
Бу шартларда эшне үз югарылыгында оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләренең махсус белемле булуы - иң мөһиме. Бүгенге мәдәният хезмәткәре югары зәвыклы, үз һөнәрен ярата торган һәм эштә очраган авырлыкларга түзә алырлык булырга тиеш, дибез. Шул чакта гына кешеләргә эстетик зәвык һәм тәрбия бирә алабыз.
Мисал өчен, җөмһүриятебездә киң танылу алган, абруйлы, атаклы мәдәният хезмәткәрләренең намуслы, ихластан тырышлыклары аркасында, сәнгати гүзәл үрнәкләребез белән горурлана алабыз. «Казан» бию, Айдар Фәйзерахмановның фольклор, Г.Тукай исемендәге татар җыр һәм бию ансамбльләре бүгенге мәдәни үсешебезне уңай яктан күрсәтеп, гүзәллек тәрбияләүче чаралар, дип мактанып була. Аннары соңгы елларда авыл һәм шәһәр яшьләрен мәдәният дөньясына алып керә торган «Татар моңы» һәм барлык катлам татар халкының милли күңеленә якын «Җырлыйк әле», балалар өчен «Йолдызлык» музыкаль тапшырулары, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле гүзәллек дөньясындагы карап туя алмаслык асыл чәчәкләре дисәк, һәр кеше бу фикерне яклар, дип ышанам. Менә бу гүзәллек үрнәкләрен безнең яшьләребез кызыксынып карыйлармы? Кызганычка каршы, «рухына» якын «ТНТ», «Дома-2», кемгә боевик, детектив һәм башка могҗизалы кызыксындырган тапшыруларны сайлый.
Әйе, урам кемнеке? Ул халыкка эстетик тәрбия бирә аламы? Урамга чыккач, иптәшләре белән бергә күргәннәре турындагы аралашуны күз алласак, аларны аңлау авыр булмас, дип уйлыйм. Бүгенге яшьләребез арасында бер-берсен кыерсыту еш ишетелә, әти-әнисенә кул сузучылар да җаныбызны әрнетә.
Яшьләребез арасындагы тәрбия проблемасы бик тирәндә ята. Тарихи чыганаклардан белгәнебезчә, безнең эрага кадәр үк яшәгән философлар да, «Бу яшьләр кая бара, нигә ашыга», дип баш ваткан бит. Зур тизлек белән үскән инновация чорында, яшьләребезгә шул ук тизлектә югары дәрәҗәдәге һөнәри эстетик тәрбия бирү үзәкләре эшләп торырга тиеш тә бит! Бер ни дә эшләп булмый шул... Ә менә болай булса, мәдәният йортлары, спорт сарайлары карамагындагы һ.б. иҗади урыннарда төрле түгәрәкләрнең бушлай булуын тәэмин итә алсак, мәктәпләрдә 5-9 сыйныфка кадәр гүзәллек дәресләрен булдыру, тагын һәр елның апрель аенда Г.Тукай, ә июньдә А.Пушкин туган көннәренә багышлап иҗади отчетлар оештырулар булса, бик мәгъкуль булыр иде.
Иң беренче урам кануннарын уңай якка үзгәртү өчен яшьләр тормышындыгы проблемаларны дәүләт тарафыннан комплекслы юнәлештә нәтиҗәле кайгырту кирәк.
Бүгенге яшьләребез арасында бик оешкан, акыллы фикер йөртергә өйрәнгәннәре дә «аптырау» арбасында эш эзләп йөреп аргач, авылдан - шәһәргә, шәһәрдән чит илгә чыгып таю ягын карыйлар түгелме? Яшьләрнең үз авылларында калмыйча, эшне читтән эзләү сәбәбен дә аларның мәдәни ихтыяҗларына саксыз караш белән аңлатып булмыймы икән? Хәзерге кешеләребезнең тормыш-көнкүреше көннән-көн матурлана бара, дибез. Зәвык белән җиткерелгән өй бүгенге көн таләбенә җавап бирерлек җиһазлар белән бизәлә. Көнкүрешебезгә заманча телевизор, радиоалгыч, интернет һәм башкалар киң үтеп керде. Үз өендә шушы матурлыкны ташлап, джунгли кануннары өстенлек иткән урам яшьләр күңеленә нинди булса да шатлык һәм матурлык өстиме? Һич юк! Бу күренеш зур борчылу тудыра. Эстетик тәрбия ул һәр күренеш гармонияле булганда гына кешенең күңеленә үтеп керә ала.
Урамга тагын бераз күз салыйк әле. Хәзер хатын-кызларның яшьләре дә, карт-карчыклары да чалбар киеп йөрү модасын алга сөрә. Ә карасак, хатын-кыз укытучылар да, балалар алдына чалбардан дәрескә керәләр. Без бу күренешкә гадәтләнеп беткәнгә күрә игътибар да итмибез. Чыннан да уйланып, тарих битләрен актарсак, хатын-кыз чалбардан театрларга, клубларга һәм башка гомуми күңел ачу урыннарына йөргән берәр чорны күрсәтә алабызмы? Һәр чорның хатын-кызы һәм ирләре өчен генә киемнәрнең аерым, төрлечә сокландыргыч, матур модаларда булуын күреп беләбез. Нәрсә, XXI гасырда ирләр белән хатын-кызлар бер төсле киемдә булырга тиешме әллә?
Эстетик тәрбиянең нигезен һәр җенеснең аерымлыгын гүзәллек һәм матурлык аша күрсәтү - кешелекнең асылы булырга тиеш, минемчә. Шуның өчен дә бер җенестәге ике затның никахлашуы да еш ишетелә башлады. Ә моның ничек барлыкка килүенә дә күз төшереп карыйк әле. Чалбар белән чалбар, тәмәке белән тәмәке, аракы белән аракы, сыра белән сыра очрашкач, төкеренеп, ямьсез сүзләрдән тәм табып, «матурланып» торган күренеш яшь егеткә яки кызга нинди күңел халәте тудырыр икән? Әле тагын шунысы, кыз кеше тәмәке тартып, сыра эчеп, төкеренеп торганда, ә аның янындагы тәмәке тартмаган егет кеше шул кызга карап нинди хозурлык ала инде? Кызларны җәй көннәрендә күрсәк, кайберләре күкрәкләрен уч төбе кадәр чүпрәк белән каплаган, ә аскы өлешен аз гына каплап куйган кыяфәттә урамда йөриләр. Ә кыш көне гамаш гына киеп йөргәннәре дә күңелне борчып куя.
Мәктәпләрнең тәрбия сәгатьләрендә эстетик зәвыкны үстерү өлкәсендә эшләрлек кадрларыбыз да җитәрлектер. Укытучыларның күбесе югары белемле, зәвыклы киенгәннәре дә күренгәли, ә менә җенси аерымлыкларга басым ясап, матур киенү һәм яшәү рәвешләренә күбрәк игътибар бирелсә, үзләре дә чалбар киеп балалар алдында күренмәсләр иде.
Ирләр - чалбарга, кызлар күлмәккә тартылса, монда әле яшәү гармониясе бар дип була. Гаилә, мәктәп, урам, мәдәният учаклары, телевизор, кино, интернет челтәре һәм башка тормыш үрнәкләре эстетик зәвыкның үсүенә турыдын-туры уңай йогынты ясый икән, без өлкәннәр битарафлык күрсәтмичә яшь буынга матур гадәтләр калдырырга бурычлыбыз. Эстетик тәрбиянең үзәге дә, дөньяви мәгънәләргә таянган хакыйкати чынбарлыкта булырга тиештер, дип уйлыйм.
Клара Филиппова.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 13 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 23 апреля 2018 - 11:06
    Яшел Үзән балалары сынатмый
    Узган җомгада “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды.
    99
    0
    1
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 24 апреля 2018 - 09:26
    Яшел Үзән районында 8 яшьлек кыз поезд астына эләккән Поезд астында калып һәлак булган 8 яшьлек кызны Казанның Арча зиратында җирләделәр
    182
    0
    1
  • 23 апреля 2018 - 14:35
    Спектакльләр бәйгесендә "Театр яктылыкка-нурга илтә!", – дип исемләнгән спектакльләр бәйгесендә Мулла Иле мәдәният йортының " Шонкар" театр коллективы драматург Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" исемле драмасын күрсәтте.
    174
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 18:12
    Кушкапка уеннары УЕН кешелек белән бер яшьтә. Ул безне үстереп кенә калмый, интеллектны формалаштыра, дөньяга мөнәсәбәтне булдыра һәм мөмкин булган башка төрле күзаллаулар белән үзебезнең карашны яраклаштыра. Бу бик акыллы язылган кебек тоела, әмма уенның асылын чагылдыра.
    138
    0
    0
  • 23 апреля 2018 - 08:52
    Туган җиргә кеше киләмени, туган җиргә кеше кайта ул! Юкка гына язмамны, әле күптән түгел генә 90 еллыгы билгеләп үтелгән танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның шигъри юллары белән башлап китмәдем.
    137
    0
    2
  • 22 апреля 2018 - 09:59
    Тәрбия нигезе – иман Вакыт-вакыт берәр чара, бәйрәм уздырып, дер селкетеп алмасалар, Бакырчы буламыни соң инде ул?! Шунысы да мактауга лаеклы Бакырчы халкы үз казанында үзе генә кайнамыйча, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итә белә.
    134
    0
    3
  • 23 апреля 2018 - 15:39
    Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
    125
    0
    0
  • 23 апреля 2018 - 11:06
    Яшел Үзән балалары сынатмый Узган җомгада “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды.
    99
    0
    1
  • 23 апреля 2018 - 12:52
    Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез 1 Май бәйрәме уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр дүрт көн рәттән ял итәчәк.
    84
    0
    0
Ночной режим