Яшел Үзән

Эскертләрдә - яшел уҗым

Казан — Буа поезды белән Кири авылы яныннан уз¬ганда терлек симертү мәйданчыгыннан ерак түгел өеп куелган салам эскертләре өстендә шаулап үсеп утырган ямь-яшел уҗымнарны күргәч, күңелемдә матур гына бер көйнең яңа сүзләре туа башлаган иде. Әмма август аенда шушы ук поездда булган бер вакыйга келт итеп искә килеп төште. Фикерләр чуалды һәм җыр капчыгы ертылып, бөтенләй башка көй туды.

Ул чагында «Зелёный дол» станциясендә аркалары¬на биштәрләр аскан, кулларына кәрзин һәм капчыклар тоткан егермедән артык ир-ат һәм хатын-кыз поездның бер вагонына кереп тулды. Быел урманда чикләвек уңды бит. Дәррәү кузгалуның сәбәбе — чикләвектәдер, ә кәрзиннәр гөмбә җыяргадыр, дигән уй килде башка иң әүвәл. Поезд Кири авылы янына җитәрәк хәрәкәтен акыранайта башлады. (Бу яктагы шәһәр яны поезды машинистлары пассажирлар соравы буенча составны теләсә кайсы күпер яки багана янында туктаталар). Табигать кочагына походка чыккан әлеге кешеләр урынна¬рыннан кузгала башлады. Шул арада каршы эскәмиядә у тыручы биштәрле кеше белән кыска гына әңгәмә булып алды:
— Биредә нинди чикләвек, гөмбә булсын инде... Якын тирәдә урманы да юк бит.
Ә ул, гаҗәпләнеп карап торды да, шуны да ;щламыйсыңмыни дигәндәй, җавабын җор сүз белән кайтарды:
— Җирдә үсә чикләвек...
Алай да аңламагач, «бигрәк тә надан икәнсең», дигәндәй, тәрәзәгә төртеп күрсәтте. Әнә, анда, урман по¬лосасы артында, суганы алынган буш кыр җәелеп ята.
— Ә-ә-ә?!!
— Шул-шул. Анда әле, көтү кертеп таптатмаган бул¬салар, безгә дә өлеш калгандыр.
— Калыр, калыр... Терлек суган ашамый бит.
Шулай, терлек суган ашамый. Ә менә яшел уҗым өчен үлеп китә. Монысы — бәхәссез. Кайбер колхоз¬ларда тояклы хайваннарның мондый хирыслыгын канәгатьләндерү өчен хәтта кыш көннәрендә дә яшел уҗым үстерә торган гидропон цехларына кадәр булды¬ралар. Ни дисәң дә, яшел уҗым белән бергә организмга күбрәк каротин һәм төрле витаминнар керә. Малларның продукция бирүчәнлеге арта. Ә суганнан ни файда! Кырда калган икән, җыйсын, әйдә, шәһәр халкы. Аның каравы кирилеләр уҗым үстерүнең яңа ысулын уйлап тапканнар әнә. Бу ысулны комбайнчылар җәй көне үк көчли-көчли тәкъдим иткән булганнар икән. Шаулап утырган иген кырларының һәр гектарыннан 16,1 цент¬нер гына уңыш җыйнап алып, бөртекчеләрнең шактый күп өлешен бункерга түгел, ә кибәк һәм салам белән артка кудырганнар. Колхоз идарәсе, аның җитәкчеләре һәм белгечләре мондый тәкъдимне сыкрана-сыкрана булса да кабул иткәннәр һәм соңыннан... кырларның уңдырышсыз булуыннан зарланганнар, ди имеш. Бу исә яңа «тәҗрибә» юлында бер адым алга ыргылу бул¬ган икән. Хәзер әнә симертүдәге терлекләр өчен яшел уҗымны эскерттә үстерү буенча алдынгы «тәҗрибә» нәтиҗәләре күз алдында. Эскерт өслеге яшел бәрхеттәй уҗым белән капланган булса, аның эче хуш исле җылы салатка әверелгән. Азык цехларында эшкәртеп торасы да юк — табигать үзе кайгырта. Мондый операция уңышлы узсын, күзгә күренсен өчен, әлбәттә, көннәрнең дымлы, тымызык яңгырлы булуы да кирәк. Бу яктан быелгы көз заказ белән китерелгән кебек булды. Шуңа күрә Кири авылы янындагы дистәләрчә гектарлы арпа кырына ку¬елган эскертләр дә яшәреп, үсеп китте. Дымлы салам¬да калган арпа бөртекләре диалектик материализмның инкарьне инкарь итү законы нигезендә үзләренең шы¬тымнарын якты дөньяга чыгарып, нәсел-нәсәпләрен киләчәккә калдырырга ашыктылар. Әмма бик нык ял¬гыштылар. Колхоз җитәкчеләре, югалган бөртекләр буларак, ал арны күптән инкарь итеп өлгергәннәр иде инде. Хәзер әнә борын төбендәге кыш та бөртекләрне генә түгел, ә дөньяга килгән шытымнарның үзләрен дә инкарь итәргә кыҗрый.
Алдынгы тәҗрибәне пропагандалау өчен урынны сайлап ала белү дә бик зур әһәмияткә ия. Яшел Үзән районының «Совет» колхозы бу яктан да отышлы эш башкарган. Алдынгы «тәҗрибә» белән таныштыру өчен колхоз җитәкчеләренә кунаклар кабул итеп, артык чы-гымнар тотып мәшәкатьләнәсе дә юк. Идел һәм Урал арасындагы ничәмә-ничә республика һәм өлкә кешеләре яңалык белән поезддан төшеп тормыйча гына таныша алалар. Моның өчен Казанга барышлый «Албаба» һәм «Ходяш» станцияләре арасын узганда вагонның сул як тәрәзәсенә күз ташлап алу да җитә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: