Яшел Үзән

Эштән курыкмаган авылда яши

Олы Шырдан клубында, гомумән, авылда бер генә чара да Резедә һәм Рафикъ Әбделмановлар гаиләсе катнашыннан башка узмыйдыр. Авылны яшәртеп, җанландырып яшәүче тырыш гаиләләрнең берсе алар. Клуб мөдире Наҗия Хәсәнова да «уң кулларым алар минем», диде. Шулайдыр, чөнки салаларда элеккеге кебек урам тутырырлык яшь гаиләләр юк - аларны санарга хәзер бер...

Рафикъ белән Резедә тормыш корып, туып үскән авылларында төпләнеп калганга сизелми генә 19 ел узып та киткән. Кечкенәдән кул арасына кертеп, эшкә өйрәтеп, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаштырып, акыллы, тәртип­ле ике ул үстерәләр. Азатлары (Сабантуйларда көрәшә, футбол белән шөгыльләнә) Казан ветеринария университетының II курсында, ә Айрат (актив егет, нәфис сүз остасы) Зөя утравында V сыйныфта укый. Гаилә башлыгы, анасының ышанычы, ә тормыш иптәшенең һәм балаларының терәге Рафикъ «Авангард» хуҗалыгында хезмәт итеп, 15 елдан бирле «КамАЗ» машинасын йөртә. Өйләренең кояшы - Резедәнең Казанга йөреп эшләвен калдырып, Олы Шырдан халкына яхшы хәбәрләр, сөенечле хатлар ташучы (ягъни - почтальон) булып урнашуына өч ел. Хуҗалыклары да зур, терлек-туар, кош-корт күп асрыйлар.
- Өч сыерның сөтен кая куеп бетерәсез?
- Сатабыз да, катык та ясыйбыз. Әнинең (каенанам Нурзиянең) катыгы бик тәмле була.
- Әле каенана белән яшисеңмени?
- Әйе, әни әйбәт безнең, бик тату, матур яшибез, Ходайга шөкер. Каенатамны бер ел элек җирләдек. Үзебезнең дә өй бар, колхоз биргән иде, анда йок­ларга гына кайтабыз, - дип әйтергә өлгермәде Резедә, без сөйләшеп утырган капка төбеннән узып баручы бер апа сүзгә кушыласы итте:
- Бик уңган, бик булган безнең почтальон кызыбыз. Авыру каенатасын бик кадерләп тәрбия­ләделәр, хәтта мунчасына кадәр кертте, - диде Мәрзия апа. - Хәзер, әнә, Нурзиянең дә үзен генә калдырмыйлар, көне буе аның янында.
Шулай инде, авыл халкының очлы күзеннән бернәрсәне дә яшереп булмый, алар бер-берсенең тормышы турында кешенең үзеннән дә яхшырак белә. Ярый әле Әбделмановлар гаиләсе мактау сүзләренә лаек, ә киресе булса, әллә ниләр ишетеп кайтырсың. Килен белән каенананың бер-берсенә юл куеп, дус гомер итүе яшәгән нигезнең тынычлыгы инде ул. Ирнең дә анасы белән яраткан хатыны арасында бәргәләнәсе юк. Димәк, барысы да бәхетле! Алдагы көннәрдә дә шулай бердәм булып, тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсенә сөенеп яшәргә язсын аларга.
Нәрсәгә язып торырга, гадәти авыл кешеләре инде, диярсез. Гадәти түгел шул, хәзерге яшь гаиләләр шәһәрдән картайган ата-анасы янына ял вакытларында гына кайтып китә, баш түбәләреннән хезмәткә чумып, авылда яшәми. «Без бит әле яшь, нигә монда «чиләнеп» ятыйм соң», - дип калага чыгып китмәүләренә сокланып яздым мин алар турында. Беләм, андыйлар аз булса да, һәр авылда бар. Бу юлы каләм астына алар эләкте, киләсе юлы, бәлки, сезнең хакта язарга туры килер...

Гөлнара Вәлиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: