Яшел Үзән

Эшмәкәрләр дә яклауга мохтаҗ

Муниципалитетның үсешендә, шулай ук аның социаль һәм икътисади бурычын үтәгәндә кече һәм урта эшмәкәрлекнең роле зур.

Аларның эшчәнлеге никадәр дәрәҗәдә уңышлы бара икән, район бюджеты да шуның кадәр тулыланачак дигән сүз бу. Моны власть органнары да бик яхшы аңлый. Шуңа күрә 2008 елдан бирле властьне бизнес белән тоташтыручы «бер тәрәзә» режимында «Зеленый Дол» инвестиция үзәге эшләп килә.
Район Советының чираттагы сессиясендә депутатларның үзәкнең кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау буенча күргән чаралары турында ишетәсе килде дә инде.
- 2015 ел башыннан эшен яңа гына башлап җибәргән һәм эшләп килүче 400 эшмәкәр безнең үзәк аша дәүләт ярдәме программаларында катнашу буенча консультация алды, - дип сөйләде «Зеленый Дол» Инвестиция үзәге» җитәкчесе Рамил Хәлилов. - Хәзер район территориясендә 5 меңгә якын кече һәм урта бизнес субъекты исәпләнә. Шуларның 3 меңнән артыгы шәхси эшмәкәр булып тора. Урта һәм кече эшмәкәрлек районның тулаем алган территориаль продуктының 26 процентын тәшкил итә.
Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, бүгенге бизнесның төп проблемасы финанс ресурсларын кирәк кадәр ала алмау. Банклар производствоны кредитлауны туктаткан. Мәсәлән, «АкБарс банк» һәм «Сбербанк» кече бизнесны былтыр 100 миллион сумнан артык кредитлаган. Эшмәкәрләргә нибары 30 кредит бирелгән. Шуңа күрә бөтен ышаныч дәүләт ярдәме программасына гына кала. Шулай да 2015 елда популяр «Лизинг-грант» программасына процент ставкаларының артуы сәбәп-ле сорау кимегән. Былтыр микрозаймнар бирү буенча программага, киресенчә, сорау арткан. 28 эшмәкәр 22 миллион сумга заем алган. 2016 елда аның күләме 3 миллион сумга арттырылган. Бу иң уңайлы программа булып исәпләнә.
Әлфия Зыякаева
Тулырак - газетаның 49нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: