Яшел Үзән

Эшлим дигән кеше ярдәмгә өмет итә ала

ЛПХ... Авыл җирендә бу өч хәрефле сүзне еш ишетергә туры килә. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү буенча шәхси эшмәкәр булып саналырга кирәкми. Ә бары җир участогын теркәтү дә җитә.

Белгәнегезчә, үз хуҗалыгын ишәйтергә, терлек санын арттырып, мал-туар асрау­чыларга хөкүмәт ярдәм итәргә әзер һәм бу юнәлештә төрле программалар эшли. Бу хакта тулырак дүшәмбе киңәшмәсендә «Зеленый Дол» инвестиция үзәге директоры Рәмил Хәлилов сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, шәхси ярдәмчел хуҗалыкны үстерү өчен банктан (11%) кредит алырга мөмкин. Ике елга кадәр вакыт белән бирелүче 300 мең сумны ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы, шулай ук абзарларны ремонтлау, минераль ашламалар, ветеринария дарулары алу өчен тотарга мөмкин. Ә инде 5 елга кадәр срок белән аласыз икән, ул чакта 700 мең сумга кадәр акча бирелә.
Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кулланучылар кооперативын оештыра ала. Монысы инде эш белән мәшгуль булуның бер формасы булып санала, тик монда кешеләр саны күбрәк кирәк булачак. Авыл җирендә яшәүче бер гаилә генә сөт ташу өчен машина, комбикорм җитештерү өчен аппарат сатып ала алыр иде микән? Әгәр дә теләге булганнар бергәләшеп, көчне дә, фикерләрен дә тупласа, чынга ашмаслык эш түгел. Биш кеше генә дә авыл хуҗалыгы кооперативын оештыра ала икән. Ул коммерцияле булмаган оешма булып санала һәм берничә юнәлештә эшли ала. Болай эшләгәндә файдасы нидә соң? Авыл хуҗалыгы җитештерүчесе, кооператив әгъзасы буларак, тиешле кредит алу мөмкинлегенә ия. Бер кооперативка ике елга дип 15 млн сум акча бирелергә мөмкин.
8 ел срок белән 40 млн сумга кадәр акча алырга була. Зур Ключи авыл җирлегендә урнашкан «Индейка» кооперативы безгә нәкъ шушының ачык мисалын күрсәтә дә инде. Биредә 70 кеше эшли. Кошчылык фермаларын һәм башка объектларны төзү өчен 260 млн сум акча кертелгән. Шул исәптән дәүләт ярдәме 36 млн сум. Узган елгы керемнәре 120 млн сум тәшкил иткән.
Агымдагы елның гыйнварында «ТР территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме» турында кабул ителгән закон кысаларында 2016 елда өстәмә оештыру чаралары һәм финанс дәүләт ярдәме билгеләнә. Анда түбәндәге юнәлешләр буенча тотылган чыгымнарның бер өлешенә субсидия бирелү карала:
сөт җитештерү юнәлешендә эшләүче мини-фермалар төзелешенә (субсидия размеры - 200 мең сумга кадәр). Узган ел моңа охшаш программа нигезендә 3 шәхси хуҗалык тулаем 600 мең сумлык ярдәм алган;
сыерларга ветеринар профилактика үткәрү чараларына
(1 сыерга 300 сум);
сыерларны ясалма юл белән орлыкландыру (бер тапкыр орлыкландыру өчен 350 сум) һәм башкалар;
шулай ук муниципалитетның сыер саву аппаратлары белән ярдәм итүен дә онытмас­ка кирәк;
шулай да авыл хуҗалыгы бизнесы өчен төп сорау булып җир мәсьәләсе тора. Безнең районда буш җирләр бар, әлегә. Җирдә эшләргә теләге булган һәркемнең игътибарын инвестицион үзәкнең сайтына юнәлтәсем килә. Анда буш җирләр турында барлык мәгълүматны табарга мөмкин, - дип чыгышын тәмамлады Рәмил Хәлилов.
Аның сүзләренә йомгак ясап, башлык Александр Тыгин бүгенге көндә районда уңышлы гына эшләп килүче Илнур Мадьяров, Илдар Ситдыйков кебек тырыш егетләрдән үрнәк алырга өндәде. Эшлим, булдырам дигән кеше хөкүмәт ярдәменә өмет итә ала. Алма пеш, авызга төш, дип ята торган чаклар артта калды.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: