Яшел Үзән

Эшләгәндә борчыган мәсьәләләрне чишәргә була

Яшел Үзән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев эшлекле дүшәмбедә район авылларында үткән җыелышларны йомгаклап чыгыш ясады. 13 гыйнвардан 14 февральгә кадәр райондагы бистә һәм авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Халыктан барлыгы 295 сорау бирелде һәм бу күрсәткеч узган елдан 100 сорауга артыграк. Халык активлашты. Узган елгы сорауларның 80...

Яшел Үзән муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Фоат Шәмсиев эшлекле дүшәмбедә район авылларында үткән җыелышларны йомгаклап чыгыш ясады.
13 гыйнвардан 14 февральгә кадәр райондагы бистә һәм авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Халыктан барлыгы 295 сорау бирелде һәм бу күрсәткеч узган елдан 100 сорауга артыграк. Халык активлашты.
Узган елгы сорауларның 80 проценты үтәлгән дип әйтә алабыз. Калганнары юллар төзү һәм су белән тәэмин итүгә кагылышлы, ягъни озак хәл итә торганнар. Болар - җитди мәсьәләләр: 18 авылда үзәкләштерелгән су челтәрләре юк, 19 авылда юл салынмаган.
Җыелышларда шулай ук диспансеризация (Октябрьский җирлеге), табиб-белгечләрнең җитешмәве (Василь­ево бистәсе, Карамалы Тау җирлеге, Осиново һәм Октябрьский җирлеге), мәктәпләрне төзекләндерү (Васильево бистәсе, Карамалы Тау җирлеге, Әйшә җирлеге, Мамадыш-Әкил җирлеге, Олы Карагуҗа һ.б. ), уку йортларында сыйфатлы тукландыру (Мулла Иле, Норлат, Октябрьский, Осиново җирлеге), җәмәгать транспорты (Бишнә, Олы Ключи, Олы Карагуҗа, Күгеш җирлеге) мәсьәләләре буенча сораулар бирелде. Халык юлларда кисәтү күрсәткечләрен, җәяүлеләр йөри торган урыннарны билгеләргә кирәклеген әйтте (Васильево бистәсе, Әйшә һәм Олы Ачасыр җирлеге).
Бөтен авылларда да хуҗасыз этләр өере йөрүенә зарландылар.
Шулай ук, арендаторларның җир пае өчен дивидендны аз түләүләре халыкны борчый.
Авылларда республика буенча башланган «халык инвентаризациясе» бара - әйтергә кирәк, буш калган җирләр һәм хуҗасыз өйләр халыкны борчый.
Җыелышларда шулай ук халык­тан акча җыю мәсьәләсе каралды. Авылдагы беренче чиратта торган проблемаларга акча җыю кирәклеген таный халык. Ул файдалы: халык биргән һәр бер сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти.
Авылда яшәүчеләргә шәхси хуҗалыкларын оештырырга дәүләттән төрле формада ярдәм бирелүе турында да җыелышларда махсус аңлату алып барылды. Бүгенге көндә районда 10 гаилә фермасы үзенең эшен җәелдергән һәм тагын 6 ферма оешып килә. Районда барлыгы 1229 шәхси хуҗалык исәпләнелә, алар карамагында 3,7 мең гектар җир, 3,8 мең баш мөгезле эре терлек һәм шул исәптән, 1 мең 800 баш сыер бар.
Районда «Күркә хуҗалыкларын үстерү 2013-2015» муниципаль программа тормышка ашырыла. Күркә чебешен сатып алу өчен ел да 5 млн. сум акча бирелә.
ТР Президентының карары буенча, шәхси хуҗалыкларда сыерлар санын киметмәс өчен, һәр хуҗага 2 мең сум субсидия бирелде. Өч һәм аннан артыграк савым сыеры асраган кешеләргә сөт саву аппараты бирү тәртибе билгеләнде. 2013 елда 36 аппарат тапшырылды. Узган елда Идел аръягы халкы өчен бик яхшы эш - Норлатта сөт җыю предприятиесе - «Нур» ачылды. Анда хәзер ясалма орлыкландыру хезмәте дә күрсәтелә.
Узган елдан калган эшләрне ерып чыгу бурычы да безнең өстә тора.Авыл урамнарына вак таш җәю (Мулла Иле, Күгеш, Күгәй). Контейнер куярга урыннар һәм спорт мәйданнарын төзү. Районның 2014 елга юл фондын булдыруга аеруча мөһим игътибар кирәк. Шулай ук, авыл җирлекләрендә быел экология фонды хисабына контейнер куярга урыннар төзү, контейнерлар сатып алу һәм чишмә буйларында тәртип кертү каралган. Бу бурычларны үтәргә мөмкин һәм аларны 2014 елның көзенә очлап чыгарга кирәк.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: