Яшел Үзән

«Эше – авыр, акчасын алганда – рәхәт»

Тау Иле... Ил дигәч тә, күз алдына бик зур авыл килеп баса. Бәлки, борынгы заманнарда шулай атарлык куәте дә булгандыр. Әмма бүген түгел. Хәзер инде бу авыл кечерәйгән. Тау итәгеннән агып ятучы бу инеш тә, тулып агучы зур елга булгандыр, ярлары биек күренә. Ә табигате искиткеч!

Тик иркен көтүлекләрдә нибары ике сыер көтүе йөри: берсе - авылныкы, икенчесе - ферманыкы. Бу сыерларны авылның уңган дүрт савымчысы карый. Сүзем шуларның иң алдынгысы - Люция Федорова турында.
Гади эшчән кешенең тыйнак булганын беләбез инде. Ә Тау Иленең алдынгы сыер савучысы Люция кебек өчләтә тыйнакларны күргән юк иде әле. Безне ишегалдында күргәч, «коты очты», юл күрсәтүчебез Рәмилә Шәйхетдиновага да «эләкте», безне алып килгән өчен.
- Юк, юк, язмагыз мине. Ниш­ләгәнем бар соң әле минем ул кадәр газеталарга язарлык?! - дип, ишегалдында нидер эшләп йөргән җиреннән, каршыбызга зифа буй-сынлы яшь кенә хатын килеп чыкты. - Ничек инде булмасын? Алдынгы сыер савучы бит син! - дип, көчкә берничә сорауга җавап бирергә күндердек.
Люция 1964 елда туган шушы авыл кызы. Үзенең мактауга лаек­лы хезмәт юлын VIII сыйныфны тәмамлагач ук, туган авылында сыер савучы булып башлап җибәрә. Менә инде 35 ел буе таң белән торып, көнен сыерлары янына илтүче сукмактан башлый ул.
- Туйдырмадымы көн саен таңгы биштә торып эшкә чабулары? - дигән сорауга башта рәхәтләнеп көлеп куйды, аннары:

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 50нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: