Яшел Үзән

Эшче җитсә, эш уңар иде

Печән өсте. Авыл халкы табигать биргән байлыкны мөмкин кадәр кыска вакытта чабып-киптереп һәм җыеп-төреп куярга тырыша. Печән, фураж кебек терлек азыгын кышка әзерләү буенча хуҗалыкларда кызу эш бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 20070 баш мөгезле эре терлек асрыйлар бездә. Шул кадәрле малны кышын...

Печән өсте. Авыл халкы табигать биргән байлыкны мөмкин кадәр кыска вакытта чабып-киптереп һәм җыеп-төреп куярга тырыша. Печән, фураж кебек терлек азыгын кышка әзерләү буенча хуҗалыкларда кызу эш бара.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә барлыгы 20070 баш мөгезле эре терлек асрыйлар бездә. Шул кадәрле малны кышын ач калдырмас өчен, зур тырышлык куярга кирәк, билгеле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә без дә аръяк хуҗалыкларын йөреп чыктык.
Башта Мулла Иле мегафермасына кердек. Ферма директоры Зөфәр Ганиев безне, беренче итеп, силос чокырлары янына алып барды. Анда 3700 тонна яңа сенаж салынган инде. Узган ел салган силос та тулы бер чокыр калган әле, 4200 тонна азык яхшы хәлдә сакланган. Печәнгә килгәндә исә, бүгенге көндә болында печән чабу эшләре дәвам итә икән, киптереп-җыеп-төреп эскерткә өелгәне 206 тоннага җиткән инде. Биредә меңәрләгән тонна мал азыгы әзерләнүе гаҗәп түгел, бу зур фермада терлекне күп асрыйлар.
- Хуҗалыгыбызда 500 баш савым сыеры бар, бозау һәм таналарны да кертеп исәпләгәндә, терлек саны 1300 башка җитә. Көненә 40 тонна азык кирәк. Күп кирәк булса да, җитәрлек әзерләрбез, дип уйлыйм. Печән чабуны һәм сенаж салуны дәвам итәбез. Җәй ахырында силос әзерли башлаячакбыз. Анысы борчымый, - дип сөйләде директор.
Ә нәрсә борчый соң, дип сорамый булдыра алмадык.
- Эшләргә кеше җитеп бетми. Фермада 35 кеше эшли, тагын 6 кеше килсә, дөньябыз түгәрәкләнер иде. Сыер савучы, бозау караучы, гомумән, терлек караучылар кирәк. Хезмәт хакын аен-айга түләп барабыз - уртача 15280 сум тәшкил итә ул. Читтән килүче кешегә торагын да табар идек, - дип уртаклашты борчыган мәсьәләсе белән Зөфәр Ганиев.
Гомер-гомергә мал асрап көн күргән Мулла Илендә терлекчеләр җитмәве аптырашлы хәл, әлбәттә. Әмма ул чишәрлек мәсьәлә, дип уйлыйбыз.
Без фермада яшь бозаулар рәтен дә карап йөрдек. Анда Алсу Сабитова эшли иде. Ул малларның ашамлыклары һәм эчемлекләре булу-булмавын җитез генә барлап чык­ты.
Сөбханаллаһ, эшчесе җитмәсә дә, Зөфәр Ганиев җитәкләгән ферма кышка үзен терлек азыгы белән тәэмин итә. Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән тагын өч хуҗалыкка барып, печән әзерләүләре белән таныштык. Аларның да эш нәтиҗәләрен китерәбез. «Тау Иле» кооператив хуҗалыгы печәнне - 110 тонна, сенажны 300 тонна әзерләгән. «Күгәй» кооператив хуҗалыгы печәнне - 300 тонна, сенажны 400 тонна җыйган. «Авангард» акционерлык җәмгыяте 2900 тонна сенаж әзерләгән.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: