Яшел Үзән

Элвин Грейның апасы Регина: «Мин энемне жәллим»

Elvin Grey сүзендә торды: ике милли башкалада стадионнар тутырып концерт куйды. Мондый зур масштаблы концерт куярга милли эстрадада эле берсенең дә кыюлыгы җитмәгән иде.

Концерт зур 3D декорацияләр һәм утлы шоу белән узды. Һәрвакыттагыча якын дуслары, төркемендә эшләгән егетләр дә чыгыш ясады. Аларны да тамашачы бик җылы кабул итте. 3 сәгатьлек тамаша бер сулышта үтте дә китте. Ә икенче көнгә җырчы Мәскәүгә очты: анда да ике көн рәттән зал тутырып концерт куйды.
Җырчы, күрәсең, эше күп, телефонына җавап бирмәде. Без аның сеңлесе Регина Юльякшинага шалтыраттык.
– Исәнмесез, Регина! Ничек хәлләрегез?
– Хәерле көн! Бар да яхшы! Әлеге зур концертлардан соң аңыма да килеп бетә алмыйм. Концертлар бу кадәр грандиоз булыр дип көтмәгән идем. Туганым өчен бик тә шат мин.
Концертларны залда утырып карый торган мөмкинлегем юк, әмма шулай да, андагы энергетика сәхнә артына да барып җитә. Мин ул вакытта Радикның костюмнарын әзерләдем. Аларны тәртиптә тоту – минем төп бурычым. Энем сәхнәдә чиста һәм пөхтә булсын өчен мин җавап бирәм.
–  Радикка концертлар вакытында бик күп бүләкләр бирелә. Аларны нәрсә эшләтәсез?
– Өйгә алып кайтабыз! Чәчәкләр генә кайчак кайтып җитми. Бөтен бүләкләрне дә алып кайтабыз, өйдә саклыйбыз. Хәтта кечкенә генә йомшак уенчыкларны да. Радик өчен һәр бүләк кадерле.
– 3-4 ай Elvin Grey төркемендә эшлисез. Эшегез ошыймы соң?
– Әйе, өйрәнеп беттем хәзер. Яңа өлкә булгач, минем өчен бар да кызык.
– Регина, Радик ял итә беләме соң? Кайчан карама – ул эштә.
– Аның ял көне булса да, анда очрашулар, интервьюлар, фотосессия­ләр... Радикның диванда телевизор карап ятканын күргәнем юк. Ул студиядә куна дип әйтсәң дә була. Кайчак аны жәллим дә. Әмма, нәрсә эшлисең, ул шуның белән бәхетле дә. Әйе, ул бик бәхетле!

Чыганак: Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    3 кеше тавыш бирде
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апрель 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    179
    0
    0
  • 20 март 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноябрь 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим