Яшел Үзән

Еллар уза, хәтер кала

Еллар узган саен, без илебез кичергән коточкыч сугыштан ерагая барабыз. Әмма сугышны узганнарның хәтерен еллар да сызып ташлый алмый.

Вакыты искиткеч авыр булган шул. Совет солдаты үлем белән адым саен күзгә-күз очрашып торса да, чигенмәгән, җиңелмәгән. Җиңү җиңел генә бирелмәгән: ул чиксез батырлык, канкойгыч сугышлар аша алынган.

Минем әтием - Абзал Әкрамовны сугышның беренче көннәрендә үк алганнар, - дип сөйли әтисе турында Рәмзия Гадиева. - Башта аны артиллерия училищесына җибәргәннәр. Ул Сталинград өчен һәм Мәскәү өчен каты сугышларда да катнашкан кеше. Орден һәм медальләре дә бик күп иде аның. Советлар Союзы Герое исеме алырга бер генә орденым җитми дип сөйли торган иде үзе. Фашист­лар камалышына эләккәч, бер орденын урманга да яшереп калдырган вакыты булган. Кызганычка, аннан соң алар аны никадәр эзләсәләр дә таба алмаганнар. Бу дәһшәтле сугышның башыннан ахырына кадәр булган, Җиңүне Берлинда каршы алган әтием туган авылы - Татар Танаена бары 1946 елда гына әйләнеп кайта ала.
Рәмзия Гадиева бу язма әтисенә дога булып ирешсен иде дигән теләк белән редакциягә килгән. Аның әтисе инде күптән мәрхүм, сугыштан соңгы авыр елларда да тиешле, ягъни батырлыгына тиң кадер-хөрмәт күрмәгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнгән бу елда сугыш күргән солдатларның батырлыгын искә алып узу - бик кирәкле гамәлдер ул.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: