Яшел Үзән

ЭХ, ТАУ ШУУЛАРЫ

Журналист, публицист, «Яшел Үзән» газетасы редакциясенең якын дусты Александр Филипповның бакыйлыкка күчүенә дә инде ике ел узып киткән.

Аның  очерклары, үткен каләме астыннан чыккан фельетоннары бүгенге көндә дә бик актуаль. Сезнең игътибарыгызга аның берсен тәкъдим итәбез.

Бер картлыкта, бер яшьлектә, дигәндәй, кыш керүгә кылт итеп балачак белән ерак үткәннәрдә калган еллар искә төшә. Ул текә таудан чәнәшкә шуулар, тимераякта яки чаңгыда җилдән җитез җилдерүләр, һич тә булмаса, бозланып каткан бишмәт итәгенә утырып төшүләр дисеңме. Паратск тимер юл станциясенә төшә торган таудан түбән карауга һәммәсе хәтердә яңара да куя.
Картлыгыңда яшьлегеңне искә төшерергә әллә ни баш катырасы да юк икән. Моның өчен сәфәреңне Яшел Үзән шәһәренең Паратск вокзалыннан башлау бик җиткән. Авыз чайкап, сүз куертып торуның кирәге дә юктыр бит. Әйтмичә дә булмый. Бардан — юк, юктан бар булмау табигый хәл икәнлеген дә аңлыйбыз, югыйсә. Җавабы да әзер: әйбер бер формадан икенче рәвешкә генә күчә, диелә әлеге хәлне аңлаткан фәлсәфәдә. Башымны кисәргә бирәм (Аллам сакласын!), әмма бу һич тә дөрес шәй түгелдер. Булган әйберне юкка чыгаруы бик җиңел, ә менә бардан юк ителгән нәмәстәне яңадан булдыруы, ай-һай, кыен. Мисал китерик. Әйтик, мәсәлән, узган җәйнең бердәнбер аяз көнендә Яшел Үзән шәһәр Советы башкарма комитеты җибәргән балта осталары Паратск тимер юл вокзалына төшә торган, көн саен койган яңгырдан муртайган баскыч янына килделәр дә, «шалт-шолт», ике йөз дә унбиш киртләчтән торган агач баскычны бер тәүлек эчендә сүтеп ыргыттылар. Искергән иде шул инде, бик искергән иде. Кайбер басмалары сынган, кайсылары бөтенләй юк иде. Кеше кадәр кеше (ничек горур яңгырый!) тормышына үлем бармак янаганлыкан, Советка шикаять-фәлән кергәндер (бәладән баш-аяк?), төзәтеп маташмадылар...
Инде менә хәзер башка әллә нинди уйлар килеп йөдәтә. Югарыда әйтелгән табигать кануны телгә алыну да шуннан. Кешеләр басмаларына шыгырт-шыгырт басып йөргән чагында ул баскыч шәһәр Советы балансында тора иде. Берәрсе шунда аягын сындырсын әле! Кем җавап бирә? Әлбәттә, баскыч хуҗасы. Ул, сүтеп ыргытылгач, беркемнеке дә түгел инде. Бозланган таудан төшкәндә, аягыңны түгел, муеныңны шартлатып сындырсаң да җавап тотучы булмаячак. Чөнки булмаган баскычның хуҗасы да була алмый. Дөрес, Совет аны әлеге рәвешеннән башка төрлерәк формага әйләндермәкче, әйтик, киртләч-киртләч басмаларын бетоннан коймакчы иде. Әмма аны күргәнче күзләр күгәрер, ахры.
Шулай да өметсез шайтан гына, ди. Яшел Үзән шәһәр Советы үз гражданнарының кыйм­мәтен һиммәтләсә, кем белә, ясалмасмы әле бу баскыч дигәннәре. Көтик, туганнар, көтик. Ә хәзергә тау шуа торыйк.

«Социалисик Татарстан» № 50.
13 март, 1991
 

Эдгар Филиппов рәсеме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: