Яшел Үзән

Эчәр суыңның кадерен бел (2нче кисәк)

Ат дворы өчен колонка куйгач, кизләвебез суы тагын әкрен ага башлады. Икегә бүленде бит. Еллар үтте... Артезиан коеларын казып фермага су кергәч, ферма кызлары су ташудан котылды. Сыер фермасындагы дворларга автопоилкалар утнаштырдылар. Сыерлар да туйганчы су эчте. Безнең якка да артезиан коесы казыдылар, электр моторы белән су башнясына су кудырдылар,...

Ат дворы өчен колонка куйгач, кизләвебез суы тагын әкрен ага башлады. Икегә бүленде бит.

Еллар үтте... Артезиан коеларын казып фермага су кергәч, ферма кызлары су ташудан котылды. Сыер фермасындагы дворларга автопоилкалар утнаштырдылар. Сыерлар да туйганчы су эчте.
Безнең якка да артезиан коесы казыдылар, электр моторы белән су башнясына су кудырдылар, зур, матур улак куйдылар. Безнең яклар да суга туенды. Иркен суда кер чайкады. Бу «кизләвебез» билгеле бер сәгатькә кадәр генә ага, мотор янасыннан куркып, су бирүне туктаталар иде. Шунда, кизләү япканчы дип, мәктәп балалары мәктәптән кайткач, кыш көне чанага бидон, мичкә төяп, шалдыр-шалдыр су ташыдылар. Тауга түбән төшәсе, бидоннары белән бергә тәгәрәп, бидон ачылып китеп, лачма суга батып та кайталар иде.
Кизләү үз көенчә әкрен генә ага бирде. Аннан су алучылар, чират көтүчеләр азайды. Кизләү янына ук Фатимәттәй урынына да бер артезиан коесы казып, башня утырттылар.
Фермада хайваннар күбәйгәч, җәйге лагерьларга су ташырга, янгын куркынычсызлыгы өчен дә диделәр. Суы бик тозлы булып, сыер-бозаулар эчмәгән, диделәр. Ул артезиан коесыннан су алучы булмады да бугай.
Акъегет авыл советы рәисе булып япь-яшь кыз Әлфия Бәхтиярова эшләде. Ул безнең урамга артезиан коесыннан торба сузып, су керттерде, колонкалар куйдырды, аскы урамга, мәктәпкә су кертелде. Аның эшенә аяк чалучылар да күп булды. Безнең яклар су керткән өчен Әлфиягә рәхмәтле. Еллар үтә торды, хәзер һәр йортка диярлек су кертелгән инде. Кизләүгә кер чайкарга баручы да сирәк, чөнки кер юу машиналары һәр өйдә. Көянтә-чиләк белән су ташыйсы юк.
Эчәр суыбызның никадәр кирәклеген, кадерле булуын, аны саклап тотарга, юкка әрәм итмәскә кирәклеген яшьләргә искәртү иде бу язмам.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: