Яшел Үзән

Эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән

Шуларның 18е - шәһәрдә, 7се районда булган. 15 җинаять ачылган, 10сы - «кайнар эздән». 3 талау, 14 урлау, 1 транспорт чарасын урлау, 4 мошенниклык булган.

- Космонавтлар урамындагы йорт ишегалдында беркайда да эшләмәүче 19 яшьлек егет 40 яшьлек завод эшчесенең сумкасын, телефонын һәм акчасын талаган.
- К.Маркс урамында 47 яшьлек хатынның алтын чылбырын талап алганнар. Моны беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 35 яшьлек ир кылган.
- 36 яшьлек ирнең хезмәт хакы ала торган банк картасыннан билгесез зат 211844 сум акчасын урлаган.
- 60 яшьлек хатынның ялганлап банк картасыннан 14998 сум, ә 41 яшьлек ирнең 12 мең сум акчасын алганнар.
- Осиновоның Светлая урамында беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 29 яшьлек ир наркотик матдәне контактсыз юл белән сату өчен тайник ясаган булган. Тикшерү барышында бу тайникта сигарет тартмасында наркотиклы 10 пакет табылган.
- Шәһәр мәктәпләренең берсеннән Epson проекторы урланган. Моны элек закон белән проблемалары булган 30 яшьлек яшел үзәнле кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: