Яшел Үзән

Эчке эшләр бүлегендә 23 җинаять теркәлгән

Шуларның 6сы - районда, 17се шәһәрдә булган.

13 җинаять ачылган, 8е - «кайнар эздән". 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу факты, 1 талау, 14 урлау, транспорт урлау һәм мошенник­лык очраклары теркәлгән.
- Ленин һәм К.Маркс урамнары арасындагы урманлыкта 62 яшьлек хатынның сумкасын талап алганнар. Сумкасында 14 мең сум акчасы, акча янчыгында 2 мең сумы, документлары, телефоны булган.
- Гәр урамында яшәүче 58 яшьлек хатынның банк картасыннан 39990 сум акчасын алганнар.
- Яңа Турада төзелеп килүче йорттан әйберләр урлану турында хуҗасы Осиновода яшәүче 29 яшьлек ир хәбәр иткән. Моны Казанда яшәүче 32 яшьлек ир кылган.
- Рогачев урамыннан «ВАЗ-2114» автомобилен урлап киткәннәр. Машина 100 метр ераклыкта табылган. Моны беркайда да эшләмәүче 28 яшьлек ир кылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: