Яшел Үзән

Эчендә магниты бардыр, үзенә тартып тора

Буада узган «Балкыш» хезмәт ветераннарының иҗат фестиваленең зональ турына жюри нәтиҗә ясый. Жюри рәисе - Россиянең халык артисты Лима Кустабаева үзен шаккатырган сәхнә номерлары турында сөйли. «Сезне тыңлаганда тәннәремә каз ите чыкты», - диде ул Бөркет балладасын, чыннан да, тетрәндерерлек итеп башкаручыга мөрәҗәгать итеп. Балладаны бөтен йөрәге аша уздырып башкарган...

Буада узган «Балкыш» хезмәт ветераннарының иҗат фестиваленең зональ турына жюри нәтиҗә ясый. Жюри рәисе - Россиянең халык артисты Лима Кустабаева үзен шаккатырган сәхнә номерлары турында сөйли. «Сезне тыңлаганда тәннәремә каз ите чыкты», - диде ул Бөркет балладасын, чыннан да, тетрәндерерлек итеп башкаручыга мөрәҗәгать итеп. Балладаны бөтен йөрәге аша уздырып башкарган Һади Вәлиев тыйнак кына елмаеп куя.

Ә Һади ага менә инде ничә еллар Заһир Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсындагы Салават ариясен башкарырга хыяллана. Ул аның тавыш диапазонына туры килеп тора. Авырлыгын да җиңеп чыгып өйрәнде, әмма фортепьянода аккомпанировать итәрлек музыкант таба алмый ул: бик катлаулы әсәр, диләр.

Һади Вәлиев репертуарында андый катлаулы әсәрләр шактый. Рөстәм Яхинның романсларын, Галимҗан ариясен (Җ.Фәйзи «Башмагым»), Батырҗан ариясен (С.Сәйдәшев), Әнвәр Бакиров җырларын яратып башкара. Аны тыңлаучылар пенсиядәге бер опера җырчысыдыр инде, дип уйлыйлар. Юк, Һади ага гомер буе заводта эшләп, лаеклы ялга чыккан гади бер кеше.

Гади дип әйтү дә җинаятьтер әле. Гади түгел, Яшел Үзәннең мәдәни күгендә йолдыз булып янучы талант ул. Әти-әнисе Кайбыч районы Мөшки авылыннан Яшел Үзәнгә килеп төпләнгәндә аңа нибары 6 яшь була. Бездә 5нче мәктәпне тәмамлап, Серго исемендәге заводка эшкә урнаша. Ул елларда «Родина» мәдәният сараенда Әминә Шәңгәрәева җитәкчелегендә татар җыр һәм бию ансамбленең гөрләгән чаклары. Һади дә көндез - эштә, кич - клубта. Башкорт, бондюг татарлары биюләрен ут чыгарып биюче бөтерчек Флерага күзе төшеп йөргән чаклары! Сәнгатькә тартылуын, сәхнәдәге чыгышларын күреп, завод җитәкчелеге аны Ленинградтагы музыка-педагогия техникумына читтә торып укырга җибәрә. Тарихи-мәдәни үзәк саналган Ленинград кадәр Ленинградта укыса да, заводын ташламый ул. Әмма бер генә чара да Һади аганың катнашыннан башка узмый: өздереп җырлый, кулыннан гөлләр тамдыра.

Җыйнак матур фатирында бүген Һади ага дусты белән икәү гомер итеп ята. Хатыны Флера ханым гүр иясе, кызы Гүзәл Санкт-Петербургта яши. Дусты дигәнем - баян. Узган яшьлеге, мәрхүмә хатыны искә төшсә, Гүзәлен, оныкларын сагынса, моңланырга дип кулына гармун ала. Әмма мондый көннәре сирәк аның: гел каядыр чакырулы Һади ага. Әле «Уйнагыз, гармуннар» ансамбле белән чыгыш ясарга чакыралар, әле шәһәркүләм «Минута славы» тапшыруында төшәргә, әле Коръән мәҗлесендә моңлы итеп Коръән укуын тыңларга көтеп торалар - кыскасы - бер генә минут та вакыты юк.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дә укыр­га вакыт таба алды. Зур теләк белән укып йөрде ул анда. Әмма күңеле барыбер музыкага тартыла.

Һади ага турында язганда гармунчылар турында җырлар искә төште. Нинди генә эпитетлар, нинди генә матур сүзләр әйтми халкым алар турында. Чыннан да, үзләренә тартып тора, күз өстенә каракаш сыман кадерле бит алар. Ә җырчы гармунчылар турында әйтеп тә торасы юк.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: