Яшел Үзән

Эчемлекнең маркировкасы юк икән, җавап тотасы

М-7 юлының 755нче чакрымында Ставрополь крае номеры белән «ГАЗ-322132» автомобилен туктатканнар. Машинаны тикшергәндә анда алкольле эчемлек салынган 50шәр литрлы - 2, 30ар литрлы 12 пластик шешә табылган. Аларның маркировкасы булмаган.

Алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлеге кешегә карата административ эш кузгаткан. Хуҗасына өч меңнән алып биш меңгә кадәр суммада штраф салынуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: