Яшел Үзән

Дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк

Наркоманиянең наркотик кулланучының үзенә генә түгел, җәмгыятькә дә нинди зур бәла китерүе турында язып тору кирәкме икән. Чаң сугарга кирәк! Белгечләр аңа каршы көрәштә әлегә иң нәтиҗәле ысул -профилактика диләр.

Яшел Үзәндә уздырылган ведомствоара семинар-киңәшмә дә шул темага, ягъни «Халыкны наркотизацияләү профилактикасы нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру»га багышланды. Анда район территориясендәге бөтен ведомстволар да катнашты һәм шактый гына мәгълүмат тупланды.
- Әлеге мөһим чара - профилактика эшләре өчен 500 миллион сум акча каралган, - дип сөйли республика наркология үзәге баш табибы урынбасары Степан Криницкий. - Наркотик кулланучыларның күбесе, җәмгыятьтә фаш ителүдән куркып, белгечләргә һәм махсус учреждениеләргә мөрәҗәгать итүдән читләшә. Хәзерге вакытта наркоман турында мәгълүмат бары тик җинаять гамәле кылынганнан һәм хокук саклау органнары таләп иткәннән соң бирелә ала. Шуңа күрә наркотикларга бәйле булганнарга авыруны вакытында дәвалау өчен махсус учреждениеләргә курыкмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый тернәкләндерү бүлекчәләре Татарстанда берничә урында бар. Әйтик, 50 көнгә кадәр - кыска вакытлы, 6 айга хәтле - уртача сроклы һәм 6 айдан күбрәккә озак вакытлы үзәкләр ачылган. Яшел Үзәндә озак вакытлы үзәк Зур Ключи авылында урнашкан. Болардан тыш, хәзер аноним оешмалар да оеша. Аларда, нигездә, үзара ярдәмләшү системасы яшәп килә. Яшел Үзән наркомания буенча иң проблемалы районнарның берсе булып тора. Монда наркотиклар куллану һәм наркоманнар исәбе буенча да, республика күрсәткеченнән икеләтә артык. Димәк, монда эшләргә дә эшләргә кирәк әле. Һәм шундый семинар уздырылу да бик урынлы.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 61нче саныннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: