Яшел Үзән

Дус акчадан кыйммәт

Хәзерге фән-техника алгарышы заманында байтак кешеләр санак (компьютер), кәрәзле телефоннан интернет аша башкалар белән аралаша.

Аркасына биштәр аскан, кулларына чиләк-сумкалар тоткан, колакчыннар (наушник) кигән, бакчасына баручы әби-бабайларны Казан вокзалында очрату сирәк күренеш түгел. Кешеләрнең бер өлеше тол яки ялгызак булу сәбәпле, серләрен уртаклашырга, авыр чакта киңәш сорарга үзенә дуслар эзли. Социаль челтәрдә аралашу өчен оештырылган җәмгыятьләрнең күп төрләре бар: «Сыйныфташлар» («Одноклассники»), «Контактта» («Вконтакте»), һ.б.
Чыннан да, үзеңнең рухи ихтыяҗларыңа туры килерлек чын дуслар табу шактый катлаулы. Кеше холкына туры килгән кеше белән дус, ди татар халык мәкале. Көндәлек тормышта һәрберебез ниндидер уйларга чумып йөрибез. Дуслар эзләгән вакытта (тикшереп карар өчен) аларга нык киртәләр дә әзерләп куябыз. Әйләнә-тирәдә безне чолгап алган кешеләргә таләп­ләребез зурдан.
Интернеттан ник эзлибез?
Һәрберебездә диярлек, күңел төпкелләрендә ниндидер ышаныч, өмет «пыскып ята»: кайдадыр барлык кимчелекләребезне (ничек булган, шул көе) кабул итүче, үткәннәрнең хаталарын кичерүче берәү булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Бераз фикер йөртик әле, ни өчен интернетта үзенә дуслар эзләүчеләр көннән-көн арта бара? Нигә анда «Яңа елны кем белән каршыларга?» яки «Дуслар табарга телим» кебек тәкъдимнәр бик еш яңгырый?
Дөрестән дә шулай бит: кешеләр үзләренә чын дуслар эзли, аларны кайдан булса да табарга ашкына. Бүгенге мәгълүмат ташкынында күп­ләрнең чын дуслыкка ихтыяҗлары гаять зур. Моның сәбәпләре нидән икән? Бу мәсьәләне ничек чишәргә, нинди юнәлештә адым ясарга?
Иң әүвәл, баш миенә: «Әгәр ул дус булса, шундый-шундый булырга тиеш», - дигән уй килә. Аннан соң: «1.Шундый ..., 2.Шундый ...», - дигән таләпләр исемлеге «хасил була». Ни өчен ул, дус булырга тиешле кеше, «шундый, шундый» таләпләрне үтәргә бурычлы? Нигә ул сезнең «шактый мул» таләп­ләрегез бернинди тайпылышсыз аңа туры килергә тиеш? Гомумән, ни өчен сезгә кемдер, нәрсәдер «тиеш»? Алай булганда, «тиеш кеше» сезгә дә үзенең таләпләре исемлеген бирергә хак­лы. Ипсез кеше үзенә тиң иптәш тапмас, ди халкыбыз...
«Тиешләр» күп
Кешеләрнең аралашуы да базар мөнәсәбәтләре кебек булырга тиеш, дигән уйны башыбыздан алып ата алмыйбыз, әмма барыбыз да эчкерсезлек, гадилекне, җан җылысын телибез (һәм көтәбез!). Төптәнрәк фикерләп карасак, безнең «тиеш» исемлекләре кемнедер үз файдасына эшләтү кебегрәк була түгелме соң? Чын дусны табу өчен, үзең дә шул «тиеш» таләпләренә тәңгәл килергә бурычлы, шулчакта гына ике як та «тигез булып» сөйләшә ала.
Кешеләрнең аңына базар мөнәсәбәтләре шулкадәр нык сеңгән, алар башкалардан гел алырга гына, ә җавап итеп берни дә бирер­гә теләми! Мәсьәләнең авырлыгы шунда: һәммәсе дә шулай уйлый. Аңлашыла ки, болай уртак тел табып булмый. Әгәр барысы да «алырга» теләсә, кем аларга «бирергә» тиеш икән соң?
Кеше үзенең уй-хисләрен, дәртен йөгәнли алганда, бернинди оят, яман нәрсә юк кебек. Хәзерге чынбарлыкка килгәндә, телевидение экраннарында безне «заманча» тәрбиялиләр: оятсыз булырга, «үзеңнекен» алырга, кешеләргә ышанмаска, шикләнеп карарга, гафу итмәскә, кирәкмәгән кешеләрне «ыргытыр­га», һ.б. Ә дуслардан үзебез нәрсәләр көтәбез соң?
Нияз Мингалиев.
Октябрь бистәсе
Тулырак - газетаның 28нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: