Яшел Үзән

Дәшми калу мөмкин түгел

Шушындый көнгә килеп җиттек, җәмәгать. Татар телен укытыргамы, юкмы дигән бәхәс кызганнан-кыза гына бара. Россия Президентының Йошкар-Олада әйткән сүзләре шуның кадәр тавыш чыгарыр дип кем уйлаган. Бүген, шушы ук Татарстанда яшәүчеләрнең туган телебезгә карата булган фикерләрен ишетеп йөрәк әрни.

Татар телен ничек укытырлар соң? Бу көннәрдә әнә шул сорау телдән төшми. Әлеге темага интернет челтәрендә барган бәхәсне укып чәчләр үрә тора. Каян килә шуның кадәр нәфрәт, балам татар телен укымасын дип аяк терәп каршы килү? Телләр белүнең беркай­чан да комачауламавын да яхшы аңлыйлар югыйсә. Шулай да бу хакта кайбер әти-әниләрнең ишетергә теләге дә юк. Әйе, һәркем үзенчә фикер йөртә. Ә бүгенге көндә мәктәп директорлары белән укытучыларның хәле тагын да аяныч. Туган телен бар күңелен биреп укыткан, эшсезлек алдында калган укытучыларга кая барырга?! Узган атнада мәктәпләрне прокуратура тикшереп китте. Әлегә нәтиҗәләр билгесез. Район башкарма комитетының мәгариф идарәсе шулай ук бернинди мәгълүмат бирми. Аның каравы бу атнада мәктәпләрдә әти-
әниләр җыелышлары узды инде. Төп сорау –  татар телен укыту-укытмауны хәл итү. Инде беренче чирек тәмамланып килгәндә әзер булган укыту планын тулысы белән диярлек үзгәртергә кирәк. Директорларның башка юлы юк. Алай да кайбер уку йорты җитәкчеләре татар теле өчен көрәшү теләге белән чыкты. Ике мәктәп директоры прокуратура боерыгына суд тәртибендә ризасызлык белдерә. Мәктәпләрнең берсе Казанда, икенче татар гимназиясе – республика районында. Аларга юридик ярдәмне күрсәтергә танылган адвокат Руслан Нагиев алынган икән.
Кызым белем алучы 3нче гимназия­дә 1110 укучы укый, шуларның 196сы татар, 698 – рус милләтеннән. Катнаш никахта тәрбияләнүче укучылар саны – 207. Гимназиянең милләтләр дуслыгын ныгытучы күркәм традицияләре яшәп килә. Һәм шулай тыныч кына укыган вакытта республикада барган вәзгыять безнең балаларга да кагылмый калмады. Ата-аналар җыелышында мәктәп директоры аңлатканча, коллектив гимназия статусына туры килерлек укыту планының бер генә вариантын сайлап алган, анда туган тел атнасына өч тапкыр күрсәтелгән. Гариза язганда бу өч дәресне укыйсыңмы, әллә каршы чыгасыңмы дип сайлап алырга гына кирәк иде. Безнең балаларыбыз татар телен укырга киткән вакытта, башкалар үз туган телләрен – өстәмә рус телен укыячак икән. Ул фәннәрдән, рус теле педагоглары җитмәү сәбәпле, шул ук татар теле укытучылары керергә мөмкин. Филологларның бу фәнне укытыр­га хокуклары бар. Аерым курсларда белем алырга гына кирәк, үз хисабыңа. Татар теленә өстенлек бирүче рус милләтеннән булган балаларга укыту программасы җиңелрәк булачак дип ышандырдылар. 
– Бу ситуациядә мәктәп тә, укытучылар да гаепле түгел, шуңа да балаларыбыз татар телен укысын дип гариза язарга кирәк, –  дип өндәүчеләр дә булды җыелышта. 

Бу фикер белән татар әти-әниләре чыкты дип уйламагыз. Татар телен якын күреп, киләчәктә өйрәнергә каршы килмәүче рус гаиләләре дә бар арабыз­да. Ә инде үзләре чын татар булып та, балама бу телне өйрәтергә каршы диеп күкрәк киереп йөрүче манкортларга ни дип әйтергә?! Милләтебез язмышына, телебезнең бетүенә төкереп караучы татар гаиләләренә бу очракта әйтерлек сүзләр таба алмыйм. Бары тамакка төер тыгыла, күзгә яшь килә...
Әйе, татар теле өйрәтү методикасының камил булмавы, җиренә җиткерелеп эшләнмәве турында еш әйтәләр. Грамматикасы үтә катлаулы, программасы гадиләштерелсә, җиңелрәк булса, рәхәтләнеп өйрәнер идек дигән фикерне сыйныфташларның әти-әниләреннән дә ишетәм. Бәлки, чынлап та, шулайдыр. Тик андый минусларны һәр фән буенча табарга мөмкин. Мәсәлән, инглиз теленнән шәхси курсларга йөрүчеләр укыту методикасы белән мактана. Димәк, мәктәптә инглиз телен укыту шулай ук камил дәрәҗәдә түгел. Берәү дә бит бу телгә каршы чыкмый. Әле 2020 елда БДИ бирә башласак, ниләр күрербез?!
Һәр мәктәп үзенең укыту программасына туры килерлек вариантны сайлап ала һәм җыелышларда әти- әниләргә тәкъдим итә.
— Бездә «Телләр турында» закон бар. Мәктәпләрдә татар теле әти-әниләр ризалыгы белән укытылырга тиешле дигән прокуратура боерыгы булуга карамастан, рәсми карар, төп нәтиҗәләр буенча, 27 октябрьдән соң гына ясалачак, – дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов Министрлар Кабинетында узган брифингта, журналистларның татар теленең киләчәге турындагы сорауга җавап итеп. 
Алдан язып үткәнемчә, интернетны күзәтеп барган кеше буларак, бүген анда ниләр генә язмыйлар. Кайберләре йөрәккә ук кебек кадала. Һәм менә ул фикерләрнең берничәсен газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә.
– татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытырга кирәк. Ни өченме? Татарстанда дәүләт хезмәткәре булып эшкә урнашканда тел белмәү аркасында синнән баш тартмасыннар өчен! Катнаш никахлар да күп. Аннан юрист, табиб һәм башка һөнәр ияләренә җирле телне белү бик тә мөһим.

– Татар теле Татарстанда мәҗбүри калырга тиеш, әлбәттә, дәресләр санын 2-3кә кыскартсалар да була. Тик ул милләттән аермалы буларак, һәркем өчен укытылырга тиеш. 

– Сез ничек шуны аңламыйсыз, гариза язып балаларыгызга өстәмә рус теле укытмаячаклар. Ул бөтенләй башка фән булачак. Күпләрнең татарларга булган нәфрәттән күзе тонган бит, ә! 

– Башка милләт балаларына ГИА бирүне кертергә кирәк түгел иде. Дәресләр саны азрак булып, күбрәк сөйләм телен өйрәтсеннәр, синтаксис, грамматикага артык кереп китмичә. Ә инде татар милләтеннән булганнар каршы икән, монда әти-әниләр гаепле.
Кызымның сыйныфында грузин милләтеннән булган Нини Хорава укый. Барлык фәннәрне дә «5» ле билгесенә генә үзләштерә. Туган грузин теленнән кала, рус, инглиз һәм татар телен рәхәтләнеп өйрәнә. Бу кызга сокланмый мөмкин түгел, барсына да өлгерә, мәктәптән тыш төрле түгәрәкләргә дә йөри. Ә тел өйрәнү авыр диеп әйтү ул бер аклану гына. Әйе, авыр, тик бу тормышта бер генә әйбер дә җиңел бирелми.  Һәм балаларыбызга тел өйрәнү мөмкинлеген бетерү, татар телен кысу бүгенге көндә иң зур хата. Кызганыч, бу хакыйкатьне күпләр аңламый һәм аңларга да теләми.


P.S.Газетаны бастырырга җибәрер алдыннан гына ТР Дәүләт Советы сессиясендә Президент Рөстәм Миңнеханов телләр турындагы сорау буенча җиткергән фикере пәйда булды. «Татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри фән буларак калыр­га тиеш, ничә сәгать укытылу буенча алтын урталыкны табарга кирәк. Ничек инде дәүләт телен укучы үз теләге белән укырга тиеш. Дөньяда бер генә җирдә дә мондый хәл юк. Бар икән, күрсәтегез! Без бу сорауны бик яхшы аңлыйбыз һәм эш алып барабыз!»


 

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: