Яшел Үзән

Дәресләрдә – музей педагогикасы

Гөлфия Искәндәр кызы Гизеева мәгариф системасында Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан бирле эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 25 ел белән билгеләнә. Шуның 16 елын ул А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда балаларга татар теле һәм әдәбияте фәнен укыта, класстан тыш тәрбия чаралары үткәрә, дәресләрдә музей педагогикасын оста файдалана, мәгариф министрлыгы һәм укытучылар белемен...

Гөлфия Искәндәр кызы Гизеева мәгариф системасында Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан бирле эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 25 ел белән билгеләнә. Шуның 16 елын ул А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда балаларга татар теле һәм әдәбияте фәнен укыта, класстан тыш тәрбия чаралары үткәрә, дәресләрдә музей педагогикасын оста файдалана, мәгариф министрлыгы һәм укытучылар белемен күтәрү институты оештырган республика семинарларында актив катнашып, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Әйе, аның тырыш хезмәте эшендә күренә. Соңгы биш елда бу укытучы йөз процент өлгергәнлеккә иреште, ә эш сыйфаты уртача 88 процентка җитте. Бу һәр унынчы укучының тугызы әйбәт билгеләренә генә укый дигән сүз. Нәтиҗәдә, аның укучылары муниципаль олимпиадаларда, бәйгеләрдә уңышлы катнаша, алдынгы урыннар ала, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, сертификатлар ала.
Балалар аның дәресләренә яратып йөри. Гөлфия Искәндәр кызы нәтиҗәле, максатчан тәрбия эше алып бара. Төрле сыйныфларда «Укытучы -горур исем», «Татар теле һәм әдәбияте дәресләренә мин ни өчен яратып йөрим?», «Татар теле миңа кайсы ягы белән ошый» дигән темаларга әңгәмәләр үткәрә, иншалар яздыра, балаларда татар теленә хөрмәт тәрбияли.
Хәсән Туфанга багышлап үткәрелгән «Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат» дигән Тукай укулары, «Шигъри Татарстан» һәм «Батыр егет - ил күрке» бәйгеләре һәм башка дәрестән тыш үткәрелгән чаралар укыту-тәрбия эшендә уңай нәтиҗә бирә.
Гөлфия Искәндәровнаның методик әдәбияткә дә игътибары зур: татар теле һәм әдәбияте кабинетында Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Ерикәй, Хәсән Туфан, Муса Җәлил һәм башка бик күп язучыларның, шагыйрьләрнең 70 портреты, әсәрләре тупланган. Аның укучылары регионара үткәрелгән «Зирәк тиен» бәйгесендә 12 сертификат алуга иреште.
1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихын, сугыш чоры әдәбиятен балалар белән өйрәнгәндә, укытучы лицейдагы музей материалларын, андагы экспонатларны, бер сүз белән әйткәндә, музей педагогикасын уңышлы файдалана. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр, Фатыйх Кәрим иҗатын өйрәнгәндә, дәресләр музейда үткәрелә, татар халкының мәгарифе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихын үзләштергәндә - этнография музее материаллары, ә халыклар дуслыгы, толерантлык турында өйрәнгәндә А.С.Пушкин музее экспонатлары киң кулланыла. Озын сүзнең кыскасы, тәрбия һәм белем бирүдә Г.Гизеева музей педагогикасын киң һәм оста файдалана, бу эш эзлекле алып барыла һәм аның яшь буынны тәрбияләүдә уңай нәтиҗәсе күп.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: