Яшел Үзән

Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләде

Россия Премьер-министры Татарстан Президентын бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган.

Россия Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган, дип яза Татар-информ "ТАСС" агентлыгына сылтама белән.

"Илнең социаль-икътисади үсеше өчен күрсәткән хезмәте һәм күпъеллык намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улын II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләргә", - диелә бу боерыкта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: