Яшел Үзән

Дәүләт программасына икеләнәсе түгел

Норлат мәдәният йортында авыл җыенына килгән һәркемне җыр-моң һәм якты йөз белән каршы алдылар. Җирлек уңганнарының тырышлыгы белән әзерләнгән күргәзмәдән аерылырлык түгел. Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр агачтан ниләр генә ясамаган.

 Икмәк комбинаты, шәхси эшмәкәр Миргалиевлар пешергән тәм-томнар авыз суларын китерерлек иде.  Лилия Сибгатуллина исә, үзе җыйган гөмбәләрдән әзерләгән кабымлыкларын тәкъдим итте. Ә авыл халкына менә дигән үрнәк күрсәткән шәһәр егетләренә сокланмый мөмкин түгел. Альберт Фазуллин, Дмитрий Ривкин һәм Айрат Ибраһимов узган ел Тау Илендә яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган. Алар, безнең районга бөтенләй ят булган, пекин кәбестәсе үстергән. Киләчәккә дә планнары зурдан бу тырыш егетләрнең.

Район җитәкчесе Михаил Афанасьев авыл җирлегендә фермерлык, кече һәм урта бизнес үсешенә һәрвакыт ярдәм итәргә һәм мөмкинлекләр тудырырга кирәклеге турында гел искәртеп тора. Һәм биредә дә, ул  җыенга килгән фермерлар белән якыннан аралашты.
Норлат җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов докладыннан күренгәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, авылның инфраструктурасын үстерү өчен, максатчан программаларга ярашлы рәвештә, 21 млн сумнан артык акча тотылган. Монда юлларга вак таш җәю, буа­ны капиталь төзекләндерү, мәктәпнең берничә кабинетын яңарту, спонсорлык ярдәмендә Белем һәм мәдәният үзәге (элеккеге ателье) түбәсен ремонтлау, тәрәзәләрен һәм ишекләрен алыштыру һәм башка эшләр башкарылган.


– Грантлар оту буенча төрле проектларда катнашабыз. Шулай итеп, откан грант суммасына
«МТЗ 82.1» тракторы алган булсак. «ТРда иң төзек торак пункт» бәйгесендә III урын яулап, 174 000 сум күләмендә субсидия бирелде. Әлеге акчаны быел 5 контейнер мәйданы төзүгә тотачакбыз, – дип сөйли Ринат Баһаветдинов.

 

Үз чыгышында башлык һәм халык та чүп проблемасын күтәрде. Контейнердан тыш, тирә-юньне дә чүп-чар белән тутыра икән халык. Ә төбәк оператор вазифасына бары савытлардагы көнкүреш калдыкларны гына чыгару керә. Менә шуннан авыл җирлегенә өстәмә эш барлыкка килә дә инде. Техника яллап, көз-яз айларында зур габаритлы калдыкларны чыгарырга туры килә. Ә шул тирәдә яшәүчеләргә икеләтә читен, чүплектә яшәү белән бер бит бу. Һәм, әлбәттә инде, төзелеш калдыкларын һәм башка бик күп кирәкмәгән әйберләрне күрше авылдан килеп ташламыйлар. Барысы да кайбер ваемсыз норлатлылар эше! Авыл җирлеге башлыгы андыйларны, хокук бозган өчен, штрафка да тарта ала инде, анысы...


Быел үзсалым акчасын Норлатта яшәүчеләрдән 300 сум, ә җирлеккә кергән башка авыллардан 500 сум күләмендә җыярга дигән карарга килгәннәр. Ринат Баһаветдинов белдергәнчә, кайбер гражданнарның үзсалым акчасын системалы рәвештә түләмәү сәбәпле, 6 ел эчендә әлеге программа буенча алып бетерелмәгән акча 5 663 265 сум тәшкил итә. Бу бит бик зур сумма һәм ул тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән булыр иде. Дәүләт программасына  икеләнеп карарга кирәкми. Чөнки инде ничә еллар дәвамында районда башкарылган эшләр бихисап һәм аларның һәммәсе дә халыкның күз алдында.
Җыен барышында докладчылар чыгыш ясаганда ук, район башлыгына сәлам хатлары ява башлады. Әллә мин әйтәм, быел тере аралашу булмыйча, шул кәгазьдәге язуларга җавап кына яңгырармы икән, дип кәеф төшкән иде башта. Компьютерда төрле шрифт белән бер кеше сырлап утырмадымы икән, дигән шикле уй да туды. Шөкер, җанлы сөйләшү булды, хәтта сорауларны биреп тә бетерә алмадылар кебек. Тирә-күрше авыллардан аермалы буларак, бәгырьләренә төшкән проблемалар бихисап иде.


Норлат дәваханәсе буенча сораулар күп. Гинеколог кирәк! Атнасына бер тапкыр шәһәрдән килә икән, анда да хатын-кызлар белән дорфа сөйләшә, дип зарланалар. Шулай ук хирург белгече, рентген аппараты юк. Тиешле медицина хезмәтен яшәү урыны буенча алырга тиешле кеше, ник әле күрше Чувашиягә барып йөрергә мәҗбүр?!
Иске мәктәп урынына шугалак ясыйсы иде, дигән фикер дә яңгырады. Бу чыгымлы эш, әлеге дә баягы иганәчеләр ярдәм итсә генә инде. Аннары Норлат спорт комплексында менә дигән шугалак бар.


– Кайбер мәсьәләләрне монда хәл итеп булмый, мин сезгә хөкемдар түгел. Клуб эшчәнлегендә проблема бар икән, тикшерегез, – дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе Михаил Афанасьев социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаковка, – Төрле сораулар бар һәм кайберләрен республика ярдәмендә генә чишеп була. Авылыгызда көмешкә саталар, халык кырыла, дисез, ә полициягә хәбәр итмисез. Утсыз төтен булмый диләр, димәк, игътибар үзәгенә алырга кирәк. Авыл җирлегендә андый әйберне яшереп калып булмый, – дип фикерен җиткерде Михаил Афанасьев.


Җыен ахырында авылны үстерүдә тырыш хезмәтен куйган, иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан ике гүзәл зат – Роза Ягудина һәм Ләлә Хаҗиповага (рәсемдә) рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Чынлап та, сезнең кебек, өлкәннәрне-яшьләрне берләштереп, төрле чараларда катнаш­тырып, авылны җанландырып торучылар күбрәк булса иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: