Яшел Үзән

Дәүләт программасының бетүе яшел үзәнлеләрне ашыгырга мәҗбүр итә

Гыйнварда банклар, бу айга хас булмаган күренеш, ипотекага заявкаларның үсүен күзәткән. Әлеге базарда катнашучылар сүзенә караганда, яңа ел башында кабул ителгән гаризалар саны, бу яктан ыгы - зыгылы декабь аеннан бер дә калышмаган. Моның төп сәбәбе - гражданнарның ставкаларны субсидияләү буенча дәүләт программасы ябылганчы кредит алып өлгерү. Ләкин, экономиканың начарлана...

Гыйнварда банклар, бу айга хас булмаган күренеш, ипотекага заявкаларның үсүен күзәткән. Әлеге базарда катнашучылар сүзенә караганда, яңа ел башында кабул ителгән гаризалар саны, бу яктан ыгы - зыгылы декабь аеннан бер дә калышмаган. Моның төп сәбәбе - гражданнарның ставкаларны субсидияләү буенча дәүләт программасы ябылганчы кредит алып өлгерү. Ләкин, экономиканың начарлана бару шартларында, хәтта ташламалы ставкалы ипотека да бурычка алучылар өчен күтәрә алмаслык булырга мөмкин.

Гадәттә, гыйнвар - күләме ягыннан ипотека иң аз бирелә торган ай. "Гыйнварда күп кенә гражданнар яңа ел бәйрәмнәрен озайту өчен яллар алалар, моннан тыш, халык таләбенең зур өлеше декабрьдә үтәлә. Практика, гражданнарның зур килешүләрне ел ахырына кадәр башкарырга ашкынуларын күрсәтә, - ди RDI компаниясенең ипотека үзәге җитәкчесе Рөстәм Гәзизов. - Ахырда, торак базары февраль ахырына гына җанлана башлый.

Тик быел ипотека базары башка хәлдә шул. 2016 елның гыйнварында халыкның ипотекага ихтияҗы арту - мартта дәүләт ярдәме программасының тәмамлануы. Клиентлар, 2016 елның 29 февраленә кадәр гариза бирергә һәм килешүне уздырырга тырышалар. Программа кысаларында банк клиентларга ипотеканы ташламалы ставка белән (елына 12% да артык түгел) бирә, өстәвенә, базар буенча процентлы ставка елына (ҮБ 1 декабрьгә мәгълүматы буенча) 13,43%. Экспертлар әйтүенчә, югары таләпнең икенче сәбәбе - экономик шартлар, бигрәк тә "рубль"ның көчсезләнүе. Кешеләрнең акчаларын кулларында саклыйсылары килми, ә көнкүреш техникасы, электр приборлары һәм автомобильләрне (акчалылар) инде 2015 елда ук алдылар. Үзләренең байлыкларын саклау өчен, гражданнар аны ипотекага кертәләр, бигрәк тә кредитны льготалы ставка белән алырга мөмкинлек булганда. Шул ук вакытта ипотекага актив рәвештә акча тыгуның максатчанлыгы шикләндерә. "Банк кредит алучыларны бик җентекләп тикшерсә дә (әлбәттә, ипотекага бирелгән барлык гаризалар да уңай якка хәл ителмәячәк), шулай да, ашык-пошык, төптән уйламый гына бурычка керүчеләргә, әгәр дә керемнәре көтмәгәндә кимесә, ипотеканы түләп бару бик кыен булачак. Ә банкларның, үз чиратында, андый ссудалар буенча түләмәүчеләр саны артачак", - дип борчыла банк хезмәткәрләре.

Клиентлар, депозитка акча салу курс аермасын кайтаруына ышанмый (2016 ел гыйнварының икенче декадасында ун эре банкның уртача максималь ставкасы 9,9% тәшкил иткән), шуңа күрә, гражданнар күзлегеннән караганда, фатир алу акчаны саклык кассасына салуга караганда ышанычлырак. Ләкин, тора-бара күчемсез милеккә дә бәяләрнең төшүе ихтимал бит.

("Ъ" газетасы сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: