Яшел Үзән

Дәүләт хезмәте порталы – алыштыргысыз уңайлык

Бер ун ел элек, гадәттә көннәр буе чиратта торып нервларыңны бетереп эшләнгән эшләрне өйдән башыңны да чыгармый гына башкарып булачак, дисәләр, шаярту дип уйларлар иде.

Ә бүгенге көндә Интернет белән таныш булган һәркем өчен диярлек Дәүләт хезмәте порталы алыштыргысыз.
Бу замана уңайлыгы вакытны да янга калдыра, күңел торышы да тәртиптә. Чөнки, бер гариза яки документлар пакетын тапшыру өчен кабинеттан кабинетка йөрисе юк (анда эләгү - су буе чират аша икәнен һәрберебез белә), клавиа­тура кнопкаларына гына баскалыйсы.
Халыкның иң күп мәшәкате төшкән урын - ул социаль яклау бүлегедер, мөгаен. Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Интернетны кулланучы гражданнарга, социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы uslugi.tatarstan.ru аша электрон заявкалар җибәреп булу мөмкинлеге турында хәбәр итә.
- Заявкалар бирү өчен «Госуслуги» порталын кулланырга булгансыз икән, инструкциядә күрсәтелгән барлык адымнарны узарга кирәк. Анда теркәлгәннән соң, РФ ПФ һәм РФнең Федераль миграция хезмәте идарәсе, берничә минуттан алып 5 көн аралыгында, сезнең шәхси мәгълүматларны тикшерәчәк. Бу процедура язуда гына катлаулы кебек, ә чынлык­та иң күбе җиде минут вакытыгызны алачак, -ди Яшел Үзән социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: