Яшел Үзән

Диварда бистә тарихы

Миңа Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә булырга туры килде. Урамнан узып барганда, элеккеге «Пыяла заводы»ның диварына ясалган рәсемнәр гаҗәпкә калдырды.

Тарихлы диварның идея эчтәлеге белән танышканнан соң, мин аның Васильево бистәсе хакындагы тарих икәненә чын күңелемнән ышандым. Кайчандыр, биредә бер балыкчы гына яшәгән. Ул да булса, балыкчы гына да түгел, ә бәлки, Васильев дигән юлбасар булган. Заманында ул сәүдәгәрләрне талаган, дип тә сөйлиләр. Нәкъ менә Васильев биредә үзенең кәкре кылычы белән басып, диварның сынлы сәнгать өлешен башлап җибәрә. Шуннан китә инде тарих тәгәрмәче, китә әйләнеп.
Элекке замандагы чиркәү бинасы да, Себер тракты юлы да, биредәге затон да, ремонт остаханәләре дә, барысы да, барысы да әлеге диварда чагыла. Ягъни, элек заманнан алып, бүгенге тормышка чаклы әлеге дивар Васильево бистәсенең тарихын сөйли. Биредәге тарихка кемнәр генә килеп кермәгән, кемнәр генә килеп китмәгән. Барысы да бар. Әгәр мәктәпнең тарих укытучысы әлеге дивар янына балаларны алып килсә, тулы бер дәрес үткәрү мөмкинчелеге бар.
Соңгы көннәрдә генә биредә бистә көне булып үтте. Шул бәйрәм хөрмәтенә инде диварны ачу тантанасы да булды. Стенадагы рәсем-картиналар алдына уңайлы һәм җайлы урындыклар урнаштырдылар. Биредә хәтта бер-берләрен аңлаша алмаган парларга, аерым урындык та куйганнар, ул «Килешү урындыгы» дип атала. Халык йөреп карасын өчен, аерым рәвештә яңа юл да төзеп куйдылар. Кыскасы, бистә тарихын белергә теләсәң, бирегә кил һәм аның тарихы синең күз алдыңда, рәхәтләнеп, хозурланып кара да, аңла гына.
Шәхсән миңа иң ошаганы дивардагы Владимир Ефимичевның бистә хакында ихлас күңелдән иҗат ителгән шигыре булды дисәм, һич тә ялгыш булмас. Билгеле шигырь рус телендә. Әгәр инде диварга әлеге шигырь ике телдә язылган булса, тагын да шәп буласы иде. Чөнки Татарстан Республикасында татар теле, рус теле белән янәшә дәүләт теле булып санала бит. Шул нисбәттән, мин әлеге шигырьне татар теленә тәрҗемә иттем һәм аны сезгә юллыйм.


Монда кыйммәт һәрбер почмак,
Һәрбер сукмак биредә билгеле.
Гаять зур дөнья да сыйган аңа,
Кечкенә булып күренгән бистә дә.
Сумка ага Иделгә ашыкмыйча,
Аңа якынлаша, курка, ояла,
Әйтерсең лә биеп ала, әйләнгәли,
Шунда кушылып суы югала.
Биредәге урман һәм болыннар,
Гасырларны эченә алган наратлар.
Ахыры саклый үзендә инде, бугай,
Беренче күргән табигать анадай.
Биредә үзән һәм чоңгыллар,
Бәлки, Ходай үзе шулай яраткан.
Әйтерсең лә, якташ Васильев Константин,
Үзе иҗат иткән гүзәл рәсемендә,
Вакыт пумаласын ныклап батырган.
Гадәттән тыш талант булып,
Аның исеме яши безнең арада,
Аның эше калыр бик озакка, гасырга.
Бары еллар узгач аңлыйбыз шул,
Туган як ул, туган төбәгең.
Бәхәсләшмик, дөнья гаять зур ул,
Матурлык та анда, төрлелек.
Һәрбер туган як ул үзенчә бит,
Һәркайда да гүзәллеккә тиңлелек.
Тик шулай да туган ягым минем,
Күңелемә якын, бик тә кадерле.
Җиһандагы яшәүче һәр кешегә,
Шуннан кадерлене табу икеле.
Җәүдәт Хөсәенов,
КФУ профессоры, педагогика
фәннәре докторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: