Яшел Үзән

Дини чаралар, яңгыр кебек, кирәк

12 айның солтаны Рамазан аен озатсак та, аның шаукымы дәвам итә. Васильевоның Җәмигъ мәчете оештырган кичә Ураза бәйрәменә багышланды. Изге гамәлләр Рамазанда гына түгел, һәрвакыт кылынырга тиеш. Шәүвәл ае мондый бәйрәмнәрне үткәрер өчен иң уңайлы вакыт. Ул 3нче татар гимназиясендә узды. Васильеволылар кичәгә теләп, бистәнең төрле почмагыннан җыелды. Мәктәпнең актлар...

12 айның солтаны Рамазан аен озатсак та, аның шаукымы дәвам итә. Васильевоның Җәмигъ мәчете оештырган кичә Ураза бәйрәменә багышланды. Изге гамәлләр Рамазанда гына түгел, һәрвакыт кылынырга тиеш. Шәүвәл ае мондый бәйрәмнәрне үткәрер өчен иң уңайлы вакыт. Ул 3нче татар гимназиясендә узды.
Васильеволылар кичәгә теләп, бистәнең төрле почмагыннан җыелды. Мәктәпнең актлар залында алма төшәрлек тә урын булмады. «Хәтта афиша да куелмаган иде», - диде оештыручысы - Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Халык дини җыеннарга сусаган, һәр чараны күңеле белән кабул итеп балаларын ияртеп килә.
Кичәне, Аллаһ Тәгаләне искә алып, дога кылып башладылар. Казанның Ислам университеты шәкерте Сәет Даут көйләп Коръән укыганны барчасы таң калып тыңлады. Аның тавышы гарәп илләрендәге мәһабәт иман йортларын хәтерләтте. ТР Диния нәзарәтеннән Руслан хәзрәт Фәрхетдинов мөхтәрәм җыелучылар каршына өндәү вәгазе белән чыкты.
- Казаннан тикле Казаннан без сезнең янга өндәү белән килдек, - диде ул. - Аллаһ Тәгалә һәрвакыт өнди: ураза тотарга, намаз укырга, изге гамәлләр кылырга. Ислам дине тәгълиматләре яңгырга тиңләнә. Күбебез аңа мохтаҗ.
Кичәгә Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгечләре килгән һәм аларның халык алдында эчкерсез чыгышлары, эчтәлекле вәгазьләре, үзләрен тотышлары җәлеп итте. Шуларның берсе - автор-башкаручы Ильяс Халиков җырлап, очрашуны кызыклы гына түгел, ә үзенчәлекле дә итте әле. Васильеволыларга танылып килгән дин җырларын башкаручы белән танышу мөмкин булды.
Ильяс Халиков җырларының һәр сүзе тәрбияви әһәмияткә ия, тыңлаучыларның җанына үтеп керә, шуңа күрә аудитория дә аны җылы кабул итте. Бу җырчы белән якыннанрак танышсак, ул Казан университетын тәмамлаган, аспирантурада белем алган, Мөхәммәдия мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укып, быел Ислам университетының «Теология» факультетын читтән торып тәмамлап чыккан. Рөстәм хәзрәтнең Ислам университеты буенча сабакташы да булып чыкты ул. Хәзер ул шушы университетта мөгаллим һәм Диния нәзарәтендә дә эшли. Җырларының сүзләрен хатыны язса, көен үзе чыгарып, тамашачыга җиткерә:
- Хәзер татар эстрадасы мәгънәсез җырлар белән тулды, - дип сөйли ул. - Халкыбызны агарту йөзеннән мин шушы юлга кердем. Әгәр дә җырларым аша кемнең дә булса күңеленә үтеп кергәнмен икән, дөрес юл сайлаганмын дигән сүз. Ә көйләр үзеннән-үзе туа, Аллаһ Тәгалә ярдәм итәдер инде. Нинди дә булса шатлык, йә кайгы килсә дә күңел тулып, көйләр чыгарам. Җыр аша халык белән уртак тел таба алуыма шатланам. Очрашуның гимназиядә узуы отышлы дип уйлыйм. Яшьләрне Исламга якынайтуның бер юлы бу.
ТР мөфтие урынбасары, Диния нәзарәтенең бүлек җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировның да фикере кызыклы:
- Без мондый очрашуларны мөфти идеясе белән республиканың төрле районнарында уздыра башладык, - диде ул. - Рөстәм хәзрәт безне чакыру белән бик теләп ризалаштык. Кичәләрне мәктәпләрдә уздырырга тырышабыз. Яшьләр кызыксынып, намазга бассыннар дигән теләк бар. Тәрбияви вәгазьләр сөйлибез. Халык бик яратып кабул итә. Гадәттә йотлыгып тыңлыйлар, сораулар бирәләр. Катнашкан 100 кешенең берсе дингә басса да эшебезнең нәтиҗәсе бар дигән сүз.
Нәзарәт белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев сөйләвенчә, алар еш кына төрмә-колонияләргә барып, хөкем ителүчеләр арасында агарту-тәрбия чаралары уздыра икән. Уртак көч белән газета-журналлар иҗат ителә. «Шура» журналын мөселманнар әйбәт кабул иткән. Үзләре чыгарган «Дин вә мәгыйшәт» газетасын васильеволыларга да алып килгәннәр. Газета-журналлар республика мәчетләрендә таратылып, имамнарга кулланма материал булып та тора.
Кичәнең викторина өлеше дә кызыклы узды. Сорауларга җавап бирүчеләргә бүләккә дини китаплар бирелде. Алар арасында «Кайсы елда пәйгамбәребезгә Коръән иңә башлаган?», яисә «Пәйгамбәребез Мәккәдә ничә ел яшәп, Мәдинәгә күчкән?» һәм башка сораулар бар иде.
Очрашудан соң да халыкның таралышасы килмәде, бик ошады аларга ул. Кичә узган татар гимназиясе бинасы да кунакларны битараф калдырмагандыр. Бик матур, иркен, бөтен җиреннән миллилеге сизелеп тора. Ә каршысындагы территориясе бөтенләе белән аллы-гөлле чәчәккә күмелгән.
Кунаклар мондый очрашуны Корбан гаетеннән соң тагын бер тапкыр уздырырга сүз биреп китте. «Көтеп калабыз!», - диде кунакчыл васильеволылар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: