Яшел Үзән

ДИНГӘ МӨКИББӘН ИМАМ

Без – кешеләр, кайвакытта яхшылыкның кадерен белмәүче, шундый рәхмәтсез җан ияләренә әвереләбез... Нәрсәдер без теләгәнчә барып чыкмады исә, борчылабыз, дулкынланабыз, еш кына канәгатьсезлегебезне белдерәбез. Кайгы килсә, инде бөтенләй дөньябыз җимерелгәндәй була, бирешәбез, кулны салындырабыз, яла ягабыз, гаеплене эзлибез...

Күбебез Аллаһы Тәгаләгә чынлап торып ышана, өметләнә белми, сабыр­лык, түземлек сүзләре безгә таныш түгел, булган нәрсәләр өчен Аңа рәхмәт әйтмибез. Ә күңелебез төшкәндә, хәсрәткә батканда, бу дөньяда безгә беркем дә ярдәм итмәячәгенә төшенгәч, кинәт кенә АЛЛАҺны искә алабыз, гафу үтенә, югалтканыбызны сорый башлыйбыз. Мәчеткә хәзрәтләр янына йөгерәбез. Акыл «дога... дога...» дип баш калкыта. Менә хәзер хәзрәтләр изге сүзләр укый да – барысы да яхшы булачак, тынычланып, кабат гадәти «җирдә тереклек итүгә» керешәбез. Һәм тагын рәхмәт әйтергә онытабыз... Ә хәзрәтләр безгә моның, инде авыруның соңгы чигендә генә  дару эчү белән бер булуын аңлатырга тырыша. Ә файдасы булырмы соң? Без бүген Бакырчы авылы имам-хатыйбы Әнәс Закиров белән очраштык.   
– Элек-электән дингә мөкиббән кеше идем мин, – дип сөйли Әнәс хәзрәт. – Әнием ягыннан бабаларым бөтенесе дә мулла булган: Салих бабай, аның улы Гаязетдин, аның улы Габделгазиз (минем әнинең атасы), тагын бер туганым, Әфләтүн бабаем, Пермьда мөәзин булып торган. Соңгысы 1937 елны репрессиягә эләгеп, атып үтерелде. 

– Совет чорында дингә кискен караш иде шул. Сез октябрь баласы, комсомол булган кешедер әле? 
Дингә ничек килдегез?

– Безнең заманда комсомолга керәсең киләме, дип сораучы булмады – мәҗбүриләделәр. Армиягә баргач тагын бер керттеләр – ике мәртәбә комсомол булдым мин. Билетлары әле дә яшьлегемнең бер истәлеге булып саклана. Дингә килүем, бабаларымнан өйрәнеп калган кечкенә догалар белән генә чикләнде башта. Шуннан кинәт кенә 49 яшендә миннән бер яшькә генә олы апам үлеп китте. Дүрт сәгать эчендә юк булды ул. Әйтәләр бит, кайгы дингә китерә, дип.  Минем дә яраткан апамны югалту намазга басарга этәргеч булды. 

– Бер мизгелдә биш вакыт намаз укый башладыгызмы, яки акрынлап өйрәндегезме?

Әнәс абый Бакырчы авылының күл янындагы матурлыкның авторы да бит әле. Нәрсә генә юк анда – поезд да, самолеты да шунда, бал корты оялары да,  мәчеттәге шамаилләр дә аның кул эше.

Әңгәмәне тулысы белән газетаның җомга саныннан укый аласыз (№36).

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 26 июнь 2019 - 07:45
    Без имени
    Бик матур аферин
  • 27 май 2019 - 19:27
    Без имени
    бу урында мөккибән сүзе бер дә туры килми шикелле