Яшел Үзән

Динә Гарипованың хыялы чынга ашкан

«Голос» телепроектының беренче сезонында җиңүче, «Евровидение» финалисты, якташыбыз Динә Гарипова 8 июльдә "Беренче канал"да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертта беренче тапкыр композитор буларак чыгыш ясарга җыена.

Бу - аның күптәнге хыялы булган. Әлеге куанычы турында ул социаль челтәрдәге битендә язган. "Ниһаять, үзем иҗат иткән «Ты для меня» җырының авторы буларак, беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Бу искиткеч бәйрәмдә тәүге тапкыр җырымны башкару мөмкинлеге өчен рәхмәт", - дип язган Динә.

Концерт трансляциясен 8нче июль көнне «Первый канал»дан карарга мөмкин.

Чыганак - Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: