Яшел Үзән

Декрет акчалары һәм "больничныйлар" ник тоткарлана?

Соңгы араларда редакциягә: "Икенче ай инде декрет акчасы тоткарлана яки "больничный" ала алмыйм", - дип борчылып шалтыратучылар артты. Эш бирүче оешмалар Иминият фондыннан сорагыз, дип әйтәләр икән. Аларның җаваплылыкны үз өсләреннән төшерүе аңлашыла, июль аеннан Татарстанда декрет акчасы һәм пособиеләр яңача күчерелә башлады.

Яңа федераль проект буенча хезмәткәрләргә пособиене элеккеге кебек оешмалар бухгалте­рия­се түгел, ә Иминият фонды туры­дан-туры күчерә. Акча шәхси исәп-хисап счетына яки почта аша яшәү урынына җибәрелә. Ике ай эчендә республиканың төбәк бү­легеннән 1 миллиард 79 миллион сумлык 116 мең пособие түләнгән. Тик шул ук вакытта декрет яисә "больничный" акчасы ала алмаучылар да шактый булып чыкты. Моның сәбәбе нәрсәдә, пособие җибәрүдә кайчан тот­кар­лык­лар бетәр? Сорауларга Татарстан социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин ачыклык кертә.

- Иминият фонды 20 ел дә­вамында бер төрле механизм буенча эшләде һәм шуңа күнегелде, - ди Рамил Ринат улы. - Юкса яңа проектның да бер кыенлыгы юк. Ул республика өчен яңа булса да, Россиянең ун төбәгендә берничә ел эшли инде. Аңа 2011 елда беренчеләрдән булып Түбән Новгород өлкәсе һәм Карачай-Чер­кес Республикасы алынды. Ә нигә аңлашылмаучылыклар килеп чыга соң? Һәр очракны аерым тикшерәбез. Нәтиҗә ясасак, безгә хезмәткәр турында төгәл булмаган мәгълүмат җиткергәннәр. Реквизитлар дөрес түгел, исем, фамилияне, паспортның серия номерларын язганда хата җибәргәннәр. Шуңа күрә акча тиешле кешесенә барып җитә алмый яки үзебезгә әйләнеп кайта. Дөрес итеп языгыз дип кабат оешма җитәкчеләренә чыгабыз. Икенче тапкыр тутырып җибәргәнче тагын вакыт үтә. Норматив буенча моңа 15 көн каралган, 5 көн эчендә эш бирүчедән гариза керергә тиеш булса, безгә исә пособиене ун көн эчендә җибәреп бетерү йөкләнгән. Шулай итеп, акча 15 көндә кешенең счетына салына.

Мәгълүматлар тутырганда хаталар элек тә була иде, ләкин ул чакта аның өчен эш бирүчеләр җавап тотты. Хәзер ансат кына: "Иминият фондына барып ачык­лагыз", - дип үзләреннән җавап­лылыкны төшермәкчеләр. Юкса хатаны тиз арада оешма бухгалтериясе төзәтергә тиеш. Алар өчен алдан ук семинарлар оештырдык, эшнең нечкә­лекләрен аңлаттык. Иминият­ләштерелгән компания­ләрнең барысын да чакырдык. Эш барышында шундый фактлар да ачыкланды: кайчакта оешма бухгалтеры ялга киткән­лектән дә декрет ялында утыручыга акча вакытында күчерелми кала һәм безгә йөгереп киләләр. Ярдәм итәргә тырышабыз. Фонд­ның әле бер генә кешене дә акчасыз калдырганы юк. Акча бар, тик дөрес мәгъ­лүмат кенә вакытында килеп ирешсен. Бу проектны тулысынча җайга салу өчен кимен­дә 3 ай вакыт кирәк. Пособие алучылар хакында аерым база булдырабыз.

Хәзер бухгалтерлар хезмәт­кәргә акча күчертү өчен "больничный" кәгазен безгә җибәрергә тиеш. Аны үзләренә санап утырырга кирәкми. Проектның әһә­миятле ягы: пособие алучы эш бирүче җитәкчелеккә бәйле булмый. Элек бөлгенлеккә төшеп ябылган оешмалардан декрет ялына чыгучылар акчаны кем түләр дип борчыла иде. Банкротлыкны суд аша дәлилләп йөр­гәнче дә күпме вакыт уза. Яңа проект акчаны шунда ук алырга мөмкинлек бирә. Оешма банкрот икән, кеше үзе фондка килеп, пособие алырга гариза яза. Хезмәт­кәр безгә бөтен документларын алып килә. Аның кем булып эшләгәне, күпме хезмәт хакы алганы белән кызыксынабыз. Ә аннары Пенсия фонды аша беле­шәбез. Хезмәт хакы турында бернинди белешмә күрсәтә алмаучылар да бар. Ул чагында пособиене һө­нәргә карап, нормативлар буенча исәплибез. Кешенең эшлә­гәнлеген раслап, аңа тиешле пособие кү­черелә.

Ватаным Татарстан

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: