Яшел Үзән

Давыллы җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый мәгълүмат таратты.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә - 7 сентябрьдә, республикада көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан давыллы җил көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы төнлә - 4-9, көндез 11-16 градус җылы булачак. Казанда бераз яңгыр явачак, төнлә - 5-7, көндез 13-15 градус җылы булыр, дип фаразлый синоптиклар.

8 сентябрьгә каршы төндә яңгыр ява. Һава температурасы 4-9 градус җылы булачак.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: