Яшел Үзән

Давыл, көчле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез урын белән кыска вакытлы яңгыр һәм боз явуы, яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең көн дәвамында юнәлеше үзгәрергә мөмкин. Шулай итеп, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар.

Татарстанда һава температурасы төнлә - 13-18, көндез 32 градус җылы.

29 майга каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр ява. Һава температурасы 11 градус җылы булыр дип фаразланыла.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: