Яшел Үзән

Чын бәйрәмгә тиң ул җомга көн

Җомга – ике гаеттән олы булган көннәрнең берсе ул.

Бу көнне хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын, һәр гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен, дип теләкләр телибез. Шушы җомга көне балачактан куңелдә үзенең матур хатирәләре белән истә калган.

Авылда мәчет төзегәнче, безнең өйдә җыелып, җомга намазы укый торганнар иде. Ул көн, чын-чынлап, бәйрәм кебек була. Ә гает көне авылдашлар өчен намаз укып, сәдака тарату булса, безнекеләр өчен икеләтә бәйрәм ­­— төнлә белән ястү намазыннан соң өйдәге бөтен кеше, гаеткә әзерләнү белән мәшгуль. Өстәл, диван, караватларны чыгарып, намаз өчен генә тотыла торган киез паласлар, намазлыклар җәелә иде. Гайшә әнки (урыны ожмах түрләрендә булсын) бу көнгә бөтенебезне дә алдан ук әзерли, ир-атлар эше җиһазларны чыгару булса, Мәрзия әнием, Зәйтүнә апам һәм мин, тузан сөртеп, намаз укыр өчен җәймәләр җәеп, мәш килер идек. Бөтен авыл гает таңын йоклап каршы алса, без мәчет картлары дип йөрткән бабайларны көтеп йокламый идек, чөнки әнкидән рөхсәт юк, мондый бәйрәм елга ике генә була. Калган 363 көнне йокларсыз диеп, әйтә иде.

Иң беренче, ерак торгангадыр инде, Аланбашлары: Дәүли Сафин, Галим абый (Мөкәли), Әхмәдулла абый (Муки), Кәрим абый (чырчыр), Кәрим абый (чәпә), Арьяклар: Габдулла (әкәй), Газиз абый, Вафа абыйлар, аннары Морзалар, Әбрар Гыйләҗев, Нотфулла абый, Гарифулла (мокан), Рәхим (нон) абыйлар килеп керәләр. Акрама абый мулла булгач, бик вакытлы килеп, аның артыннан Кушкапкалар – Габдул Әдиятуллин, Кәрим Биккинин, Рәхим абый (Садрый), Хәсәнҗан Закиров белән Мәскәү Дәүләтша абый тиз -тиз атлап, Хаҗиәхмәт, Хуҗиәхмәт, Хәбип абыйлар (урман) Урта урамны гөрләтеп килерләр иде. Җомга көнне мәчеткә йөрүчеләр 23-25 кеше була торган иде. Минем шушы гает, җомга намазы укулар, көне, сәгате, минуты белән исемдә. Аннары калган яшьрәкләр җыела башлый, намаз укылганчы Акрама абый дин кагыйдәләрен тотуның никадәр савап­лы булуы турында тыңлау, хәтта безгә дә кызык иде. Капка төбе тулы сәдака көтүче бала-чаганы күрсәгез икән! Укып бетереп, урамга чыккан халыкның сәдака өләшүе мәхшәр көнен хәтерләтә, чөнки бөтен кеше аякта, барысының да тиз генә өләшеп бетереп, урыннарына утырасы килгәндер инде. Намаз тәмам булып, таралыша башлагач, җомга саен килүче бабайлар, мин 5-6 сыйныфта укучы булсам да, кечкенә кыз кая безнең диеп, чакыртып, миңа аерым кәгазь 1 сум акча биреп китәләр иде. Соңрак мин эзләтеп тормый идем бугай, кулымны сузып, үзем чыгып утыра идем. Әнки әйтүенчә, ул сәдака акчасына теләсә нәрсә алырга ярамый, җыеп куярга иде, хәзергәчә аңламыйм, нигә җыйгандыр аны. Менә шуның белән минем Гает көне тәмам була иде.

Моннан нәкь 12 ел элек, Корбан бәйрәмендә Равил әтиемнең, гает намазыннан кайтып, караватка ятып җан бирүе, бу көнне гомерлеккә онытылмаслык итте. Хәзер шул көннең һәр мизгеле истә. Ул өй эчендәге кеше ышанмаслык хәл, бүгенгә кадәр башка сыймый. Минем түгәрәк дип йөргән дөньям, шул көнне гомерлеккә кителде. Әтидән башка бер көн дә аерым яшәмәгән әнинең кайгысы­ чиктән ашты, безгә дә әтисез тормышның авырлыгы, инде 50 ягына чыксак та, күзгә күренеп сизелде. Хәзер әни дә, апа да, инде абыем да, үзләренең хәер догаларын калдырып, ахирәт дөньясында яши. Шушы искә алуым барлык мәрхүм, мәрхүмәләргә дога булып ирешеп, җәннәтләреңне насыйп итсә иде! Безгә Раббым хәерле гомерләр биреп, сау- сәламәт, дөньяларыбыз тыныч булып, бәрәкәтле тормышларда яшәргә язсын, амин.

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: