Яшел Үзән

Чыгарылыш кичәсе якынлаша, нәрсә кияргә

Чыгарылыш кичәсе һәр кыз өчен мөһим вакыйга һәм ул анда иң матуры, иң чибәре булып күренергә хыяллана. Шуңа да бәйрәмгә әзерлек иртә башлана.

Кызлар бу бәйрәмне иң кыйммәтле күлмәк кемнеке, дигән ярышка әйләндерергә тиеш түгел, ә алар бу кичтә яшьлеге, гадилеге, күркәмлеге белән аерылырга тиеш. Һәм нәкъ шундый булып күренер өчен бездән берничә киңәш.
*Стилистлар фикеренчә, быел ялтыравык­лы материалга урын юк, шулай ук бик нык күпереп торган, катлы-катлы күлмәкләр дә модада түгел. Түбәндәге төсләрне сайласагыз, үкенмәссез.
*Кара, фирәзә (ачык зәңгәр), соры, зәңгәр, ак, аксыл көрән һәм барлык тонык төсләр быел аеруча актуаль. Быел чәчәкләр урынына график рәсемнәр төшерелгән материал кулланыла. Фасоннарына килсәк, сайлау мөмкинлекләре зур. Бик тә модалы чыгарылыш кичәсе күлмәге үзенең төгәллеге һәм зәвыгы белән аерыла.
*Күкрәк турысы бик ачык булган һәм итәк ерыклары зур булган күлмәк сайламагыз. Тыйнаграк булган саен яхшырак. Күлмәк сайлаганда фигурагызның мөмкинлекләрен дә истән чыгармагыз. Шулай ук бәйрәмне күңелле үткәрү өчен кигән киемегез җайлы булырга тиеш. Шулчакта гына бәйрәм онытылмаслык истә калыр.
*Прическага килгәндә, һәркемнең чәченә карап фикер йөртергә була. Үреп ясалган прическа классика кебек, модадан чыкмый. Бүгенге көндә чәч үрүнең дә төрләре бихисап. Теләсә нинди прическаны да чәчәкләр белән дә тулыландырырга мөмкин. Чама хисен генә онытып җибәрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: