Яшел Үзән

«Читтән кайтучы» Ветераннар советында һәр Ватан солдаты кадерле

Көннәр, айлар, еллар уза һәм тагын чәчәкле, данлыклы май җитә. Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенең 71 еллыгы көне - 9 Май якынлаша.

Яшел Үзәндә «читтән кайтучы» пенсионерларның Ветераннар советы иҗтимагый оешмасы эшли башлаганга 9 ел. 90нчы елларда безнең шәһәргә элекке союздаш республикалардан йөзләгән пенсионер күченеп килде. Яшел Үзәннең Ветераннар советына, алар өчен махсус оешма булдыр­ганнары өчен, зур рәхмәт. Аны Александра Сидилева җитәкли. Башта бу оешмада 50дән әз генә артык, ә бүгенге көндә биредә 350ләп кеше исәпләнә һәм бу сан һаман үсә. «Читтән кайтучы» советында - 8 сугыш, 2 - Ленинград блокадасы ветераны, 70 - тыл хезмәтчәне, 154 - сугыш баласы. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр кичкәннәр турында сөйләп үтәсе килә.
Габделхан Җантимеров 1924 елның 23нче гыйнварында Кайбыч районы Шыгай авылында туган. Сугыш башланганда аңа әле 18 яшь тулмаган була. Мәктәпне тәмамлагач, балта остасы булып эшли. 1942 елның августында Хәрби ант бирә. 1943 елның гыйнварына кадәр Кызыл армиядә хезмәт итә. 188нче укчылар дивизиясе - 572нче укчы полк-пулеметчы - аның сугышчан юлы. 572нче укчылар полкының гвардия сержанты Габделхан Җантимеров Сталинград фронтының Нарофоминск бәрелешендә яралана, контузия ала. 1942 елның 18 сентябрендә аны ялгыш үлгән дип исәплиләр. Моны дәлилләүче архив белешмәсе дә бар. Кабат «терелеп», сугышның ахырына кадәр шул ук дивизиядә Ватанны саклавын дәвам итә. СССР гвардиясе күкрәк билгесе иясе, Ватан сугышы ордены кавалеры Жуковтан исемле сәгать белән бүләкләнә. Сугыштан соң, I группа инвалид Габделхан абый Апас районы Тукай исемендәге колхозда хезмәт итә. Хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә кызы Рузалия тәрбиясендә яши һәм Җиңү көненең 71 еллыгын каршыларга хыяллана.
Сугышта катнашучыларның күбесе, сәламәтлекләре булмау сәбәпле, алар өчен оештырылган бәйрәм тантанасына килә алмасалар да, ветераннар игътибарсыз калмый. Совет активистлары, үзләре дә олы яшьтәге кешеләр, аларның өйләренә барып, хәлләрен белешеп торалар, бүләкләр тапшыралар.
Совет активында, чынлап та, бик актив ветераннар: Александра Сидилева, Сара Әсәнова, Антонина Реутова, Галия Ибраһимова, Ирина Пронина, Флисә Мортазина, Ринат Шәрипов. Алар тырышлыгы белән концертлар, чәй табыннары, чәршәмбе һәм шимбә өмәләре, табигатькә чыгу чаралары оештырыла. Уртак гамәлләр ветераннарны берләштерә һәм моңсуланып утырырга вакыт калмый.
Ринат Шәрипов,
«Читтән килүчеләр» Ветераннар советының актив әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: