Яшел Үзән

Чираттагы вәгазь түгел

Әлеге теория - тәртипсезлекнең дә эпидемия кебек үк башкаларга йогышлы булуы турында. Башкача әйтсәк, күзгә ташланып торучы әхлаксызлык һәм кешеләрнең үз-үзеңне тоту нормаларын бозуы, башкаларны да әлеге кагыйдәләрне онытуга этәрә. Барлыкка килгән «чылбыр реакциясе» нәтиҗәсендә «әдәпле» саналган урам яки подъезд кеше йөрмәслек куркыныч урынга әйләнергә мөмкин.

Быелгы чын кыштан соң кайсыбыз язны зарыгып көтмәде икән? Тик ягымлы кояш нурлары сөендереп кенә калмый шул, ул эреткән кар астыннан беренче умыр­заялар белән бер рәттән, тегендә яки монда яшәгән кешеләрнең тәрбиялелегенә бәя бирүче телсез шаһитлар - чүп-чар да баш калкыта. Һәм һәр язда тирә-юнебезне тәртипкә китерү өчен күпме вакыт һәм көч сарыф ителә?! Юкса, шәһәребез дә элекке түгел бит инде: чис­тарды, матурланды, адым саен чүп савытлары пәйда булды, культура, этика кебек төшенчәләр дә беребезгә дә ят түгел. Күрәсең, әлегә менталитет җитәрлек дәрәҗәдә үсеп җитмәгән һәм «ватык тәрәзәләр теориясе» дә яшел үзәнлеләр өчен бөтенләй ят түгел. Шулай да, чиста итеп себерелгән урамнан барганда күбебезнең кәнфит кәгазен кая эләкте - шунда ташларга кулыбыз күтәрелми - чүп савытын эзлибез, әйе бит? Ә инде машинабызны, болай да калдык-постык белән чуарланган юл кырыена туктатканбыз икән, кесәбездә яки салонда булган вак-төяк чүпне шунда ташлау теләге туа (ә нигә ташламаска, мондагы аяныч күренешне инде бернәрсә дә боза алмый). Әгәр дә, мәсәлән, бакчагыздагы өйнең бер ватык тәрәзәсен алыштырмыйсыз икән, тиздән барлык пыялаларыгызны да ватып бетерәчәкләрен, ә тагын бераздан йортыгызың караклар һәм сәрхүшләрнең яраткан урынына әверелүен көтегез дә торыгыз. Димәк, тәртипнең башы безнең үзебездә, үзаңлылыгыбызда.
Хәзерге вакытта Яшел Үзән балалар бакчаларында бик кирәкле программалар эшли. Алар ярдәмендә, киләчәк буын вәкилләре кечкенәдән үк, калдык­ларның экологиягә нинди зыян китерүен белеп, тирә-як дөньябызны саклау һәм яклау өчен үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәнеп үсә.
- Тик әлегә бу гына аз. Юк, үсеп килүче нәниләребезнең киләчәктә әйләнә-тирәбезгә башкача мөнәсәбәттә булачакларына мин ышанам, тик бу һәрбер кеше аңында булганчы берничә буын алышыначак. Ә хәзер, бүген шәһәребездә тәртип булдыру, вандализмны туктату вариантлары нинди? Мин, Яшел Үзәндә «ватык тәрәзәләр теориясе»н куллану максатыннан, барыбызга да берләшергә тәкъдим итәр идем. Чәчәк һәм куакларны йолкып атканнар икән - яңаларын утыртыйк, эскәмияләрне сындырганнар икән - кабат ясап куйыйк, фонарьларны ватканнар икән - яңасын элик. Боларга финанс чыгымнар таләп ителгәне, әлбәттә, аңлашыла. Нәтиҗәдә, ул үзен аклаячак, чөнки урамнардагы тәртип кешеләрнең үз-үзләрен тотышын яхшы якка үзгәртәчәк, - диде иҗтимагый Совет җитәкчесе Наталья Фролова үзенең чыгышында.
Яшәгән уртак йортыбыз­ның барлык тәрәзәләре төзек булганда - җитди тәртип бозулар да күпкә ким булачак.
Гөлнара Вәлиева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 56 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    75
    0
    1
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.