Яшел Үзән

Чиләккә сөт савар чак артта калды

Шушы көннәрдә районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә ТР авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов каршында шактый кызарырга туры килде.

Министрлык белгечләреннән төзелгән комиссия район хуҗалыкларында булып, мал-туарның туклануы, кышлату чорын ничек уздырулары хакында үз күзләре белән күреп, бәя бирде.
Бер төркем комиссия әгъзалары Идел аръягына юл тотса, безгә, журналистларга, Әйшәдә урнашкан «Овощевод» совхозы фермаларын күрергә насыйп булды. Без килгәндә комиссия эшен башлаган, җентекләп терлекчелек фермаларын карап, тикшереп йөри иде. «Овощевод» совхозының хәле мактанырлык түгел иде. Узган елның көзендә җитәкче итеп Илшат Сабирҗанов билгеләнгәч, хәлләр бераз уңай якка үзгәргән. Иң әүвәл, коллектив тупланган, бүген биредә 50 кеше хезмәт куя. Терлек саны 950 баш булса, шуның 350се - савым сыеры.
- Авыр хәлдә булган предприятиене, акрынлык белән булса да, күтәрәбез. Терлекләрне кышлатырга дип, өч бинаны яңарттык. 200 баш терлеккә исәпләнгән бинаны төзекләндерү исәп. Сөтне 20 сумнан Казанга тапшырабыз. Киләчәктә үзебездә сыр, эремчек кебек сөт продукциясен җитештерергә планлаштырып торабыз. Хезмәт хакы бездә уртача - 15400 сум, март ае өчен аванс бирдек, - дип сөйли Илшат Кәлимуллович.
Совхозның үсешен киләчәктә укучыларыбызга уңай яктан гына җиткереп торырга язсын. Ә инде министрлык белгечләреннән төзелгән комиссия­нең бәясен, фикерләрен ишетергә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев киңәшмәгә җыелды. Нәкъ менә шушы киңәшмәдә районыбыз хуҗалыкларының республика буенча ни дәрәҗәдә артта баруына төшенеп кайттым. Гәрчә министр урынбасары уздырган утырыштан соң җитәкчеләргә җиңел булмагандыр. «Хуҗаларча караш - Яшел Үзән районында терлекчелек үсеше өчен тотрыклы мөһим шарт» дип аталган киңәшмәдә бер карасаң, колакка ят сүзләр, глобаль проблемалар турында сөйләнмәде. Министрның фикерләре бар да гади, әмма шул юк кына әйберләрнең бездә булмавы гаҗәп тә, кызганыч та. Баксаң, терлек санын арттыру, зур күрсәткечләргә ирешү өчен күп хуҗалыкларда шактый нәрсә юк.
Алия Гаязова
Тулырак - газетабызның 24нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: