Реклама
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 36 яңа очрагы ачыкланды.
Бу хакта федераль оператив штаб хәбәрендә әйтелә. Аларның 35е контактта булган, 1се читтән кергән. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйләренә дәвалана. Шәһәрләр буенча карасак, саннар түбәндәгечә:
1. Казан - 21
2. Яр Чаллы - 7
3. Әлмәт - 1
4. Баулы - 1
5. Биектау - 2
6. Яшел Үзән - 1
7. Кама Тамагы - 1
8. Лаеш - 1
9. Питрәч – 1.
Барлыгы 7 июльгә (үсеш буенча) Татарстанда COVID-19ның 4823 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 3639 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 38 кеше узган тәүлектә. Дәвалауда 1167 кеше кала бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз