Яшел Үзән

Чөгендерле балачак

Җәй җитү белән, үзәккә үткән чөгендер кыры күз алдына килә.Чөгендер утырталар икән, дигән сүз бик тиз тарала иде бөтен Күгәйгә,чөнки өйдәге бакчага да, колхоздан урлапмы, сорамыйчамы, орлыкны бөтен авыл алып кайта иде.

Әз генә буразналар беленә башлау белән, ничә буразна бүлерләр икән дип, эчкә курку төшә.
Әни фермада эшләгәч, аңа «полный» буразна саны була иде, әле Зәйтүнә апам балалар бакчасында эшләгәч, тагы аныкы да өстәлә (соңыннан аларга бирми башладылар инде). Бу чөгендер колхоз өчен бөтен культуралардан да өстен булган булса кирәк,чөнки аны утау, алу процессын колхоз рәис Галим Шәйхуллович үзе контрольдә тота иде.

Менә беренче кат утау вакыты җиткәч (ул Сабантуйга кадәр була), минем әнигә беренче сорау: син нишләп 5 бала тапмадың, дигәне була иде. Чөнки күп балалы гаиләләр, 5-6 кеше төшеп, бер көндә утап кайтып китә... Ә без әни белән бер атна утыйбыз, әти безнең парк та эштә, булмаса – өйдә салган чагы (мәрхүмкәем, әйбәт,юмор хисле кеше иде әти).... Һәм мин бөтенләй хәтерләмим әти чөгендер чүбе утаганны. Минем дә, күрше Мөршидә апа кебек, тау башыннан төшкән бөтен машиналарны санап, карап бетергәч кенә, утыйсы килә башлый иде. Менә хәзер уйлап утырам, бер ялгызы гына яшәүче Асия апа (чабак), Сания апа (кайчы), Гөлфания апа (алан башы) һәм башкалар нихәл бер ялгызлары утап бетергәннәрдер. Менә ялгызлыкның ачысы, шушы чөгендер кырында үзәкләренә үткән булгандыр инде аларның...

Бер елны озын саплы матик белән утарга ярамый, кечкенә, уртасы тишек ле, кыска саплы матиклар ясатып утарга куштылар. Белмим, колхоз идарәсендә кемнең башына килгәндер бу идея, әмма дә ләкин безнең үзәкләргә үтте ул кыс ка сап лы матик. Шуның өстенә Галим Шәйхуллыч, болай да иелеп, сирәкләп, утыйсы килмәгәндә: «Мәрзия, бу кызың ике чөгендер калдыра бит», – дип, минем арттан карап йөргәне онытылмаган...

Комиссия төзелеп, бөтен кеше утап бетергәч кенә, төшеп кабул итү башлана иде әле. Әгәр кабул итмәсәләр, яңадан төшеп утыйсы була иде. Әни мескенкәем, ник калдырасың дисә, мине башка төшмәс монда дип, берсе колхозга, берсе өйгә инде иптәш персидәтел дип, Галим Шәйхуллычка жавап бирер иде. Калганнардан калышмыйк дип, өйдән «әчки» (ул каян чыккан сүз булгандыр) алып төшә идек әле. Сумкада «чебурашка» бутылкасында чәй, ипи белән йомырка була иде. Ул ипи белән йомырканың тәме әлегәчә хәтердә. Обед җиткәнче, әни кайчан ашыйбыз соң дип, теге сумкага йөз тапкыр карап алулар, әле кыр башында калдырсаң, карга алып китмәсә ярар иде дип куркулар... Икенче катны утаганда кызу көннәргә туры килеп, эчәсе килүдән интеккән чакларны язып тормыйм инде.

Менә өченче катны утау күпкә җиңелерәк, монда сирәклисе юк, үзең буе алабуталарны бәреп чыгасы да, беренче катта калдырган ике чөгендернең берсен йолкып, өйгә кайтасы сумкага саласы. иң куанычлысы, Галим Шәйхуллыч сирәк күренә, өченче катта минем барлыкны да оныта иде ахрысы ул.

Чөгендерне алу вакыты минем өчен аеруча рәхәт, фермада эшләү челәрнекен иртәрәк, ферма сыер ларына төяп кайта башлыйлар. Минем әнигә 5 бала тапмаган өчен булган үпкәләр каядыр юкка чыга иде. Бу безнең эшне күпкә жиңеләйтә, минем дә башкалар алдында борын өскә күтәрелә, чөнки башкаларныкына караганда безнең аласы буразна саны күпкә кими иде. Алу чоры минем хәтердә гел янгырлы, пычрак вакытка туры килә, ул «Беларусь», «К-700» тракторлары белән генә алып кайтыла иде. Рәткә тезеп, пычакның үтмәс ягы белән кырып, сабыннан чистартып, күчкә өеп куясылары, аннары чүп утарга төшмәгән мәрхүм әтинең чөгендергә керткән хезмәт өлеше – сәнәк белән төяү процессы башлана иде.

Ә тагы да кызыклы өлеше: һәрбер хужалыкка бүлеп бирелә торган процент чөгендере. Бөтен кеше оясыннан күчкән кырмыскалар кебек, бер көндә эшкәртеп, базга тутыру белән мәшгуль, монда беркем, хәтта мин дә, тау башыннан төшкән машина карап тормыйбыз, тизрәк өйгә алып кайту турында гына уйлыйбыз. Бу вакытта, күршеләргә транспорт булганчы дип, бер-береңә булышу дигән нәрсә бар иде, ял итеп тормыйча бөтен якын тирәдәгеләргә ярдәм итеп җибәрә идек. Шулай итеп, чөгендер сезоны шуның белән тәмам була. Ул көнне бөтен авыл Берлинны алгандай жиңел сулап, икенче елга тагын чөгендер михнәте күрәсен онытып, рәхәтләнеп йокыга тала иде...

Башкаларның ничектер, әмма мин барында кызык хәлләр булгалады кырда, шуларның икесен генә язып үтәм әле сезгә дә.
Чөгендернең рәт араларын сызу ел саен мәрхүм Гумәр абый Сәгыевка йөкләнә иде. нишләптер ул вакыт Гумәр абыйның аек чагына туры килмәгәнлектән, Галим Шәйхуллыч үзе дә шунда контрольдә тота иде. Гумәр абый сыза башлагач караса, рәт арасын тугел, чөгендерен сызып киткән... Менә шул вакытта татар лексиконында нинди «матур» сүзләр бар, бөтенесе Гумәр абый адресына иде.

Сабира апа (Хикмәт) гел каршыга очрап: «Мәрзия матурым, бу кызыңа ник күлмәк алып бирмисең?» – диеп, минем трико белән футболкадан йөрүне яратмый иде. Әлегәчә Сабира апа кебек сөйләп, көлә-көлә искә алабыз.

Әле сентябрьдән октябрьгә кадәр, мәктәп белән чөгендер алуларның иң күңелле чаклар булганын хәзер дә класс ташлар белән искә алабыз. Анда тагы да рәхәт, чөнки монда кешедән калышасы да, артта калып, кеше көлдермик, кызым, дип торган әни дә юк, монда барысы да бертигез..
Никадәр авыр булса да, чиксез рәхмәтлемен чөгендергә. Кыш буе ашатып чыгарга терлекләргә дә җитте, безне дә эшкә түзем булырга шушы чөгендер өйрәтте. Аллаһның рәхмәтләре яусын эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәткән Галим Шәйхулловичка, идарә әгъзаларына яңадан-яңа идеяләре өчен. Бөтенесе дә, монда искә алып язылган барча мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын, амин!

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: