Яшел Үзән

Өченче улын тапкан Гүзәл Идрисова: «Бик нык кыз көткән идем»

Моңлы гаилә - Гүзәл һәм Илназ Баһларның гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

Быелның бердән-бер - җомга 13е көнне Гүзәлнең өченче баһадиры дөньяга аваз салды. Баланың авырлыгы - 3900 грам, буе - 57 см. Сабыйга Марсель дип исем бирергә уйлаганнар. Әлеге сөенечле вакыйга белән бәхетле әнине "Шәһри Казан" газетасы да тәбрикләде.

- Өченче улым иртәрәк туар дип уйлаган идем. Әмма берничә көн йөрергә дә туры килде әле. Илназның гастрольләре күп булу сәбәпле, балабызны Чаллы бала тудыру йортында табарга булдым. Аллага шөкер, үземнең дә, баламның да хәле яхшы. Биредә Казанның бала тудыру йортларыннан аермалы буларак, сабый гел әни янәшәсендә тора. Олы улларым да Чаллыда, аларны әти-әни карарга булыша. 21 майда әтинең 60 яшьлек юбилее иде, Казанга туган көннәрне үткәреп кенә кайтырбыз дип торабыз.
-Камил (5 яшь) белән Рамил (июльдә 2 яшь тула) энекәшләрен көткәндер инде?
- Рамил бик аңлап бетерми әле. Камил бәбигә лимонад әзерләп куйган (Көлә).
- Гүзәл, хатын-кыз, әни кеше буларак, ике улдан соң кыз көткәнсеңдер, шулай бит?
- Бик өметләнгән идем. Бик нык кыз көткән идем. Дөресен әйтим, УЗИ малай дип күрсәткәч, башта бик нык күңелем төштем. Әмма аннан соң Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр, иң мөһиме сау-сәламәт булып тусын дидем. Безнең әти ягыннан гел малайлар гына туган. Ә без гаиләдә ике кыз бала. Шуңа малайлар безгә кунакка килгәч, бөтен җирне туздырып бетергәнгә күрә, "эх, шул малайларны!" дип ачулана идем. Апалар: "Менә үзеңдә дә малайлар булыр әле, шунда белерсең",- дип әйтәләр иде. Аннан соң үсә-үсә өч ир бала булган гаиләләрне күргәч: "Дүрт ир-ат артыннан ничек чистартып, аларны карап бетерергә икән? Ничек шулай була икән инде ул?" - дип уйлаганым хәтердә. Илназлар үзләре дә өч ир бертуган бит. Менә хәзер берүземә дүрт егет!
Уңган хатын ул табар, диләр. Тигез, бәхетле гаиләгездә туган җан җимешләрегез сау-сәламәт, бәхетле булып үссен.
Илназ Баһ иң кадерлеләрен бала тудыру йортыннан кичә, 17 май көнне каршы алды.
Чыганак - Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: