Яшел Үзән

Өченче сыйныфтан бергә!

Кешеләрне кайларда гына йөртми бу язмыш юллары... Үз җилләре белән җирнең күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит төбәкләренә матур тормышка өмет уятып, алып китә дә, күңелләр сагыну сагышына чыдый алмагач, яңадан туган якларга куып кайтара.

Спас районы Әзмәр авылында туып үскән, хәзер Бишнәдә гомер итүче Асия апа Вәгыйзова белән дә шулай була. Тормыш иптәшенең абыйсы аларны үз янына Ташкентка чакыра. 70нче елларда җылы якларга эшкә китүчеләр күп, тормыш та анда әйбәтрәк тоела ул заманнарда. Шулай итеп, ире Әнвәр, өч бала белән ят җирләрдә яңа тормыш башларга туры килә аларга.
Дөньяларын ямьләндереп Даниярлары туа. Тик кайгы да ерак йөрми - гаилә башлыгы улы туган елда вафат була. Тормыш йөген тарту Асия апаның бер үзенә кала. Хатын-кызга тормыш терәгеннән башка яшәү авыр, әлбәттә. Бигрәк тә туган җиреннән еракта. Гомеренең 18 елы шулай Үзбәкстанда уза. 90нчы еллар башында Казанга кайта.
- Асия апа, үзең Спас якларыннан, Ташкентта яшәгәнсең, Бишнә якларына ничек килеп чыктың соң?
- Казанга кайткач сеңелем әйтте, шунда-шунда эш тә бар, фатир да бирәләр икән, - диде. Менә шулай итеп тәвәккәлләдем дә, Бишнәгә юл тоттым. Кайтканыбызга 34 ел инде, Аллаһка шөкер, улым Данияр, киленем Айсылу, оныкларым Динә һәм Данил белән бергәләшеп яшәп ятабыз.
Ана өчен иң зур кайгыларның берсе - баласын үзеннән алда җирләүдер. Бу олы хәсрәт тә читләтеп үтмәгән Асия апаны. Аны кичерергә Ходай сабырлыкларын биргәндер. Төпчеге Даниярның 126 көн Чечня сугышында хәрби бурычын үтәве дә чал чәчләренең артуына китергәндер дә, күкрәгенә Ватан алдында күрсәтелгән батырлыклары өчен II дәрәҗә, Суворов медальләре һәм миналарны зарарсызландыру билгеләрен тагып исән-сау кайт­кан газиз баласын күргәч, горурланмый калмагандыр.
Хәзерге тормышларына шөкер итеп яшиләр Вәгыйзовлар. III сыйныфтан бирле дус булып, үсеп җиткәч, дуслык­лары мәхәббәткә әверелеп кавышкан Данияр белән Айсылу дәүләт программасы буенча акча алып, 3 ел эчендә зур гына йорт җиткезгәннәр. Мәхәббәт җимешләре Динә белән Данил да эшләп үсәләр, чөнки хуҗалык зур, терлек-туар, кош-корт күп - әти белән әнигә булышмый булмый. 13 баш эре терлекне ашатырга да кирәк. Шуңа болында 4 гектар печән җирләре бар. Гаилә башлыгы белгечлеге буенча механизатор. Хәзерге вакытта кайда да булса эшләргә вакыты юк, хуҗалыкта да эш күп. Айсылу да әлегә өйдә, чөнки йорт тирәсендәге эшне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Каенана һәм килен бер-берсе белән килешеп яшиләр. Асия апа 4 киленен дә мактый. Янындагысын бигрәк тә.
- Менә 15 ел яшибез, зарланырлык бер сүзем юк. Бик тырыш, уңган безнең Айсылу, - ди Асия апа.
Айсылуның да Асия апага җылы мөнәсәбәте күренеп тора:
- Без әни белән дус кызлар кебек - якыннар, - дип өстәп куйды ул.
- Болай тату яшәүнең серен дә әйтмәссезме икән?
- Олының олылыгын хөрмәтләп, кечене кече итеп аңлап, сабыр итеп, бер-береңә юл куеп һәм ышанып яшәмәсәң - булмый, - диде Асия апа. Монда ир белән хатынның үзара аңлашып тормыш итүләре дә зур роль уйныйдыр, мөгаен. Өйдәге тынычлык күбрәк әлеге ике кешедән тора бит. Һәм балаларның сөендереп торуыннан. Ә Динә белән Данил ул яктан да сынатмый: укулары белән дә, мәктәптә дә, авыл тормышында да актив булулары белән шатландырып кына торалар. Кызлары биюгә оста булса, уллары җырлый.
Әлеге матур гаиләгә яңа өйләренең рәхәтен күреп, хезмәтләренең нәтиҗәләренә сөенеп яшәргә язсын.
Насыйп булгач, Бишнәдән Вәгыйзовларның сокландыргыч гаиләләре белән таныштык. Чиратта кайсыгыз?
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: